Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Җиңү бәйрәменә–яшь буын бүләге

Ни кызганыч, Яншык авылында сугыш ветераннары калмады инде.

Тыл ветераннары да бармак белән генә санарлык. Сугыш чоры һәм яшь буын балалары өчен кадерле урын булып торган һәйкәл авылның уртасында урнашкан.
Анда сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның исем-фамилияләре язып куелган. Җиңү көнендә биредә ел саен тантаналы митинг уза. Быел Рәдиф Хәбибуллин җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укытучылары, укучылар бергәләп обелиск янын җыештырдылар, тәртипкә китерделәр.
Аннары Данис Хәбибуллин, Илгизәр Вәлиев, Наил Каюмов, Мөнир Гәрәев, Фәрит Минһаҗев, Марсель Дәүлиев, Эдуард Дәүлиев, Руслан Шәрәфиев, Далис Сәгъдиев әлеге изге урынны тимер рәшәткәләр белән тотып та куйдылар. Бу эштә Яншык авылыннан чыккан егетләр-бертуган Ленар һәм Айдар Касыймовлар, Ленар Шәмәгъсумов, Фәнияр Билалов спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Авыл халкы исеменнән барлык ир-егетләребезгә зур рәхмәт. Узган ел Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлеге итеп, аларның фотографияләреннән ике банер ясаткан булдык. Быел да Җиңү бәйрәменә тагын бер банер ясатырга җыендык. Әлеге эшне тулысынча Гыйльман абый Фәйзуллин үз өстенә алды. Авылыбыз егетләре сугыш каһарманнарын шулай зурлыйлар, аларга карата хөрмәт күрсәтәләр.
Алсинә Шәрәфиева.
Яншык авылы.
Фото:

http://www.odessit.ua/2014/05/08/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев