Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гүзәллекне үзебез тудырабыз

Соңгы елларда район үзәгенең матурлануына күпләр игътибар итәдер. Бакчаларда гына түгел, йорты яннарында үскән аллы-гөлле чәчәкләргә сокланмый мөмкин түгел.

Васильева урамыннан үткәндә, йорт янәшәсендәге чәчәкләргә су сибеп йөргән кечкенә малайны күреп, туктамый булдыра алмадым.
-Чәчәкләрне әнием белән бергәләп утырттык. Суны абыем белән мин сибәм,--диде ул, шактый җитди кыяфәттә генә.
Шул ара булмады, капкадан әнисе дә күренде. Табигый гүзәллекне тудыручы Фәридә апа белән Илдус Шәриповлар яши торган йорт икән бу.
-Яз көне газон чәчтек. Чәчәкләр аның янәшәсендә тагын да ачылып киткәндәй күренәләр. Урам якта булгач матуррак та. Балалар карап, барлап торалар.
Әлеге малайның исемен дә белдем, Руслан икән. Абыйсы Артур күбрәк әтисе янында хуҗалык эшләрендә булышса, Руслан шушы чәчәкләрне тәрбияли. Алдагы елларда, районда үткәрелә торган "Үрнәк гаилә", "Иң матур йорт" конкурсларында Шәриповлар гаиләсе призлы урыннарны яулаган, бүләкләнгән.
Әнә шулай матур яши бу гаилә. Йортлары да үзләре кебек ерактан нур чәчеп, балкып тора. Ә гүзәллекне һәркем үз тырышлыгы белән үзе тудыра. Бары теләк кенә кирәк.
Гөлназ Мөхәрләмова.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигый гүзәллекне тудыручы