Гүзәлия Гатауллина: гомерләр зая үтмәгән
Ходайдан зур бүләк итеп бирелгән гомерне игелекле эшләр белән бизәп яшәү-ул бәхетле язмыш билгеседер.
Адәм баласының һәр туган көнгә сөенеп, ирешкән уңышларына тыйнак кына куанып яши белүе исә хөрмәткә лаеклы. Андый кешеләр белән аралашып гомер кичерүе дә җанга уңай энергия, күңелгә рәхәтлек өсти.
Түбән Тегермәнлек авылының мөхтәрәм затлары Зөһрәбикә апа белән Әхмәтвәли абый гаиләсендә туган Гүзәлия әнә шундыйлардан. Искиткеч хезмәт сөючән, намуслы, тату гаиләдә үскән кыз мәктәптә дә тырыш һәм алдынгы укучыларның берсе була. Җыйнак кына гәүдәле кыз спортта да, мәктәп тарихында үрнәк булуы белән матур сәхифәләр язып калдыра. Мәктәпне тәмамлагач Казан педагогия институтында укытучылык һөнәрен үзләштереп районыбызның Яңа Арыш урта мәктәбендә педагогик эшчәнлеген башлый ул. Хезмәт юлының беренче көннәреннән үк үзен оста оештыручы, һәр балага якын килеп иҗади эшләүче буларак күрсәтә. Авыл халкы һәм аның шәкертләре аны хәзер дә зур хөрмәт белән сагынып искә ала. Ул шунда Олы Нырсы авылының оста куллы, күп һөнәр иясе Хикмәтулла абыйның улы Хәйдәр белән гаилә коралар. Менә дүрт дистә елга якын алар бер-берсенә терәк булып гомер кичерәләр. Алар өчен гаилә бәхете-ул гаиләнең сәламәт-ныклыгы, нәселнең абруен саклау, балаларның күңеленә игелекле орлыклар салып, ата-бабалардан килгән матур гореф-гадәтләргә таянып яшәү. Заманалар үзгәреп торса да бу гаилә күрше-тирәләр, туганнар, дуслар белән һәрдаим матур мөнәсәбәттә, ярдәмчел, дустанә булып яши.
Аларның улы Илдар һәм кызлары Айгөл дә гаиләнең матур традицияләрен дәвам итеп, гаилә корып, җаваплы эшләрдә хезмәт куялар. Әти-әниләрен үзләренең уңышлары, матур яшәүләре белән сөендереп торалар. Бусы әти-әни өчен иң зур дәрәҗә, йөз аклыгы һәм тәрбия җимеше.
Үзе сайлаган һөнәренә гомер буе тугрылыклы калып Гүзәлия Әхмәтвәли кызы хезмәт юлын Балык бистәсенең 2 нче номерлы мәктәбендә дәвам итеп, укучыларның, әти-әниләрнең, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый алды. Ул үз эшенә чын күңелдән бирелгән остаз-тәрбияче, һәр балага әниләрчә якын килә белүче, иҗади эшләүче педагог. Аның укучылары күп еллар буе район һәм республика күләм фән олимпиадаларында җиңү яулады. Үзе һәрдаим белемен күтәрү өстендә эшләп, тәҗрибәсендәге уңышлы яңалыкларны яшь белгечләр белән теләп уртаклашты. Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларына тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итте. Бүген исә аларның уңышларына сөенеп, аларның ихтирамын, хөрмәтен тоеп яши.
Күк йөзенең бар яктысы кояштан булган кебек, Гатауллиннар гаиләсенең дә күңел аклыгын саклаган хезмәт уңышлары, балалар шатлыгы, бәхете бар. Гомер заяга үтмәгән. Гүзәлия бүген дә тормышында кадерле әни, ышанычлы тормыш иптәше, ихтирамга лаеклы укытучы булып киләчәккә атлый, матурлыкка омтылып яши.
Әлфия Әшрәпова.
Балык бистәсе.
Фото:http://chita.bezformata.ru/listnews/trevozhnij-signal-iz-atamanovki-v-…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев