Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гүзәл Хәбибуллина: “Татарстан – туган йортыбыз!” (фотолар)

13 нче август көнне балаларда гражданлык, толерантлык һәм милләтпарвәрлек хисләрен тәрбияләү максатыннан Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен "Татарстан - безнең туган йортыбыз" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

"Мин яратам сине, Татарстан!" акциясе кысаларында үткәрелеп, ике өлештән торган әлеге чара уен-көлкегә дә, көтелмәгән сюрпризларга да бай булды. Кичәнең беренче өлешендә балалар белән бергәләп Татарстан Республикасының зур шәһәрләренә "сәяхәт" иттек, һәр бала Татарстанның мәркәзе булган Казан шәһәренең атаклы урыннарын атады, һәм боларның барысына өстәп, алар туган авыл һәм шәһәрләренең иң яраткан, күңеленә иң якын булган почмагы турында сөйләде. Чараның икенче өлешендә исә балалар бары тик републиканың иң күркәм бәйрәмнәренең берсе - Сабантуенда гына уйнала торган уеннарда үзләрен сынап карадылар. "Капчык киеп йөгерү", " Күзне бәйләп, чүлмәк вату", " Уклау тартышу" һәм " Кашыкка йомырка салып йөгерү" кебек бәйгеләрдә беркем дә сынатмады. Хәтта кичәнең иң нәни кунаклары бирешергә теләмәде бу көнне. Кичә ахырында һәркем баллы "бүләкләр" белән сыйланды. Әлеге тәрбияви һәм мавыктыргыч чара бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

Гүзәл Хәбибуллина,

Мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев