Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гөлсинә абыстай: "Мәчетебез авылыбызга нур сибеп, бәракәт өстәп торсын"

Август аенда Яңа Арыш авылында бик зур тантана булды. Ул көнне яңа мәчет ачтылар. Бу безнең өчен зур шатлыклы вакыйга.

Мәчетне төзүдә финанс һәм эшче көчләр белән дә ярдәм итүчеләр күп булды. Авылыбыз мулласы Фәрит һәм аның тормыш иптәше Зәмзәмиягә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның тырышлыкларын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Авылыбызның яшьләре дә үзләреннән зур өлеш кертте. Китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова турында әйтмичә мөмкин түгел. Мәктәпкәчә яшьтәге ике баласын әнисенә калдырап мәчеттә җыештыру эшләрен, бакчадагы чәчәкләрне барлауны үз вазыйфасы итте. Нинди генә үтенеч белән килсәң дә, якты йөз белән каршы алды ул, булдыра алаганча ярдәм итәргә тырышты. Аллаһ рәхмәтеннән ташламысын аны.

Бу эшкә зур хезмәт куйган Район советы депутаты Нурия Һашимовага, авылыбыз спонсорларына, район җитәкчеләренә рәхмәтебез чиксез. Мәчетебез бик нурлы. Гел шулай авылыбызга нур сибеп, бәракәт өстәп торсын. Анда намаз укучылар күп булсын, дин гыйлеме алучылар артсын, дин дәресенә йөрүче балалар тавышы өзелмәсен иде.

Гөлсинә абыстай,

Мәсәҗид мөгәллимәсе.

Вазих Фатихов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев