Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Әфганстан–йөрәк ярам”

Балыклы Чүкәй авылы китапханәсендә һәр елның февраль урталарында әфганчы ветераннар белән очрашу уза. Әле шушы көннәрдә генә китапханәче Индира апа Илалова укучылар белән " Әфганстан-йөрәк ярам" исемле истәлекле кичә үткәрде. Туганым Малик абый Хәйруллин да Әфганстанда хезмәт иткән. Шушы кичәдән соң үземә дә кинәт: "Ни өчен йөрәк ярасы соң?"- дигән...

Балыклы Чүкәй авылы китапханәсендә һәр елның февраль урталарында әфганчы ветераннар белән очрашу уза.
Әле шушы көннәрдә генә китапханәче Индира апа Илалова укучылар белән " Әфганстан-йөрәк ярам" исемле истәлекле кичә үткәрде. Туганым Малик абый Хәйруллин да Әфганстанда хезмәт иткән. Шушы кичәдән соң үземә дә кинәт: "Ни өчен йөрәк ярасы соң?"- дигән уй килде. Югыйсә анда хезмәт иткән абыйлар бервакытта да зарланмый. Киресенчә, горурланып яшиләр. Башыма килгән сорауга тулырак җавап табу уе белән китапханәдә Әфганстан фаҗигасен сурәтләгән байтак кына әсәрләр белән танышып чыктым. Яшь булсам да шуны яхшы аңладым: аннан исән-сау кайтучылар гына бәхетле булганнар икән.
Малик абыйның әнисе Сәлимә апа әйтүенә караганда хәрби хезмәткә киткән көннән башлап ул бик күп догалар укыган, теләкләр теләгән, байтак кына күз яшьләре түккән. Малик абый авыл кызларының күңел җылысы белән чигелгән сигез кулъяулыкны бер-берсе белән төенләп, үзе теләп хәрби хезмәткә киткән. Яулыкларны Сәлимә апа әле бүген дә кадерләп саклый. "Төеннәрне генә чишәргә куркам, гомер җепләрен тоташтыручы төеннәр буды бит алар безнең өчен",-дип ак яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп куя ул.
Малик абый кечкенәдән күпләргә үрнәк була. Бервакытта да әти-әнисе сүзенә каршы килми. Белмим, булдыра алмыйм дими, әйткәнне җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Яше җиткәч хәрби хезмәткә алына. Төгәл ике елдан артык Әфганстан җирендә йөреп исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Анда ул бик күп сугышчан дусларын югалта. Әфганстан табигате әле дә аның төшләренә керә. Миләрне кайнатырлык эссе кояш астында, күз ачкысыз комлы бураннарда йөрүен онытырлыкмы соң? Малик абый автомашина белән ягулык ташый. Әфганстанның Кабул, Герад, Джалалабад, Кунуз шәһәрләрен аркылыга-буйга күп үтә ул. Бу сугышның бөтен фаҗигасен, кыенлыкларын йөрәге аша үткәргән ул. Хезмәте аның аеруча куркынычлы була. Ягулык тулы машинага бер ядрә тисә, секундлар эчендә юкка чыгачагын да яхшы аңлый.
Малик абый үз язмышына төшкән хәрби хезмәте белән горурланып яши. Элеккеге хезмәттәшләрен еш искә ала, әле дә очрашып яшиләр.
-Кайнар ноктада хәрби бурычны үтәү безнең кебек авыл малайларыннан чын ир-егетләр тәрбияләде,-ди ул.
Чыннан да гомеренең иң матур вакытын хәрби хезмәттә үткәреп, ярты телем ипине, бер йотым суны бүлешүләре, чын егетләр булулары бергә берләштергән аларны.
Диләрә Шәрәфиева,
Балыклы Чүкәй мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев