Дусларны югалтырга ярамый
Күп нәрсәнең асылына кеше өлкән яшькә якынлашканда гына төшенә башлый икән.
Тормыш дигән нәрсә бик катлаулы бит ул. Берәүләр һәрчак муллыкта, тигезлектә яшәсә, икенчеләр якын кешесез, сердәшчесез, фәкыйрлектә гомер кичерә. Шактый олы тормыш тәҗрибәсенә ия булган кеше буларак яшьләребезгә берничә киңәшемне җиткерәсем килә. Нинди генә уңышларга ирешсәң дә бервакытта да артык масаеп, башкаларга түбәнсенеп карага ярамый. Андый мактанчык, тәкәббер, буш куыклар сезгә бер вакытта да ышанычлы дус, якын иптәш була алмас. Алар үз алдыгызда сезне мактап башкаларга сезне бары тик начар яктан гына күрсәтүчән булалар. Тикмәгә генә рус халкының бөек язучысы Лев Толстой : "үзен мактап, башкаларны хурлап сөйләгән кешене бер кайчан да тыңламагыз" дип язмаган күрәмсең. Артык еракка китмичә, кешелеклелек, әхлаклылык, дуслык хакында бөек Тукаебызны гыйбрәтле сүзләре күп. Шуңа үзеңә якын дус сайлаганда зирәк булырга кирәк. Бүген дәрәҗәле урыннарда эшләп, башкаларны санламаган һәм бар нәрсәне булдырам дип санаган түрәләргә дә картлыкның тиз киләчәген онытырга ярамый.
Бәдамша Валиев.
Фото: http://shumilin.info/wp-content/uploads/moy-drug.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев