Бәрәңге уңышы куанычлы
«Солтан» агрофирмасында урып-җыю эшләре быел аеруча зур оешканлык белән үтә. Биредә бөртекле культураларны җыеп суктыру белән бәрәңге алырга керештеләр. 200 гектар мәйданны биләгән «икенче икмәк»нең уңышы көтелгәннән дә югары булды. Бу көннәрдә хуҗалыкта 1,5 мең гектар мәйданда үстерелгән көнбагыш суктыралар. Уракта уңган комбайнчы Рөстәм Мингалиев әйдәп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев