Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әбием янына авылга еш кайтабыз

Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул

Котлы Бөкәш авылында яшәүче Минҗиһан Кыямова минем дәү әнием. Мин аңа яратып кайчакларда әбием дип тә дәшәм. Олы яшьтә инде мин дисә дә, алай түгел, аңа әле 60 яшь кенә тула. Әбием янына авылга еш кайтабыз. Җәйге, кышкы каникул вакытларында ул безне бигрәк тә көтеп тора. Аңа безнең белән күңелле булса, миңа да әбием янында рәхәт.

Әбием бар эшкә дә бик оста. Ул пешергән төрле-төрле ризыклар, кабартмалар искиткеч тәмле. Бияләй, йон оекбашларга да аның күңел җылысы салынган. Шуңа күрә йомшак, җылы алар. Ул безне дә эшкә өйрәтә. "Кечкенәдән белергә тырыш, үскәч үзеңә җиңелрәк булыр, кызым",-ди. Укуларым белән дә гел кызыксына. Ә мин әбием әйткәннәрне үтим, тырышып укыйм. Аны уңышларым белән сөендерәсем килә. Сәламәт кенә бул, әбием, өебезнең нуры син!

Алинә Фатыйхова,

Балык Бистәсе гимназиясенең

3 сыйныф укучысы.

Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әби