Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Биектау авылында хоккей мәйданчыгында уеннар өзелеп тормый

Узган ел башында Биектау мәктәбе янәшәсендә яңа, заманча итеп эшләнгән хоккей мәйданчыгы ачылуны балалар һәм авыл кешеләре Яңа Ел бүләге итеп кабул иттеләр.

Бу шугалактан кеше бер дә өзелеп тормый. Иң сөендергәне, аңа җаваплы итеп тынгы белмәс егетне билгеләп ялгышмадылар җитәкчеләр. Җәмәгать белеме укытучысы Илмир Камалиевны укучылары да бик яраталар. Чөнки ул дәрестән тыш вакытларында да балалар белән бергә булырга вакытны табып кына тора. Кар яуса, бергәләшеп боз өстен чистарталар. Дәресләр тәмамлангач мәйданчыкта күп төрле уен күнекмәләренә өйрәнәләр. Кичке сәгать бишләрдән соң укучылар командаларга бүленеп хоккей уйнарга керешәләр. Биредә үзара көч сынашу гына түгел күрше мәктәп командалары да ярышка бик еш киләләр. Илмир абыйлары барысын да җайлап йөри. Яхшы уенчыларның күңелләрен күтәрүнең дә төрле юлларын таба белә ул. Шугалакта уен өчен барлык шартлар булдырылган. Авыл өстенә караңгылык пәрдәсе төшү белән хоккей мәйданчыгының тирә ягында утлар кабына. Киеренке уеннан соң җылы ял бүлмәсенә керәләр, арган укучыларны кайнар чәй белән сыйлыйлар. Шугалакта авыл халкын да еш очратырга мөмкин. Ял көннәрендә, каникул вакытларында әти- әниләр балалары белән килеп ял итәләргә гадәтләнделәр.
Гүзәлия Гарипова,
татар теле һәм әдәбият укытучысы.
Фото: редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәйданчык