Тирә як сихри караңгылыкка чумган. Авыл тып-тын.
Ара-тирә тынлыкны бозып этләр өргәне ишетелеп куя. Тик бер йортта гына ут яна.
-Түз җаным, түз. Миләүшәбез хәзер килеп җитәр, хәлең дә җиңеләеп китәр. Озак та үтмәде ишек шакыган тавыш ишетелде. Бу Яңа Арыш авылы медицина хезмәткәре Миләүшә Мөхәммәтрәхимова иде.
Менә ничә еллар инде ул ягымлы, назлы сүзләре, шифалы куллары белән авылдашларын сихәтләндерә. Шуңамыдыр аны биредә күпләр изге фәрештәгә тиңлиләр. Миләүшәбез чәчәк кебек кешеләргә яктылык, матурлык, миһербанлылык орлыкларын сибеп, озак еллар шулай безнең арада яшәсен иде.
Барыбыз да аңа бик рәхмәтле. Безгә бик тә кирәк син, изге фәрештәбез.
Г. Газизова.
Яңа Арыш авылы.
Нет комментариев