Бездә үткән картлар көненең кайбер мизгелләре...
Өлкән кеше-олпат кеше, Гомер барлаган кеше! Бу тормышны,торле яклап- Төптән аңлаган кеше. Тормышның сикәлтәле юлларын үткән,күңелләре белән яшь калган өлкэн буын вәкилләрен Олы Әшнәк авылы җирлегендә дә бәйрэм белән котладык.
Бәйрәмне җирле үзидарә башлыгы Резедә Хөснетдинова изге теләкләре белән башлап җибәрде.Кичәбезне узешчәннәр чыгышы дәвам итте.Җыр-моңга уралып вакыт үткәне дә сизелмәде.Яшьлекләре әйләнеп кайткандай,апайлар үзләре дә кушылып җырладылар,моңландылар.Тәмле чәй өстәле артына утыргач та серләшер сузләре бетмэде.Күңелләре белән ял итеп,кичәне оештыручыларның барысына да рәхмәтләр әйтеп таралышты алар. Безнең өчен кадерле,изге куңелле "картларыбыз",яңа туасы һәр көнегез ныклы сәламәтлектә,якыннарыгыз,туганнарыгызның игелеген күреп,хөрмәтен тоеп узсын,яшәү көче күп елларга сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын..Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп,безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде...Һәркайсыгызның гомер көзе җылы,дәвамлы,әби чуаклы килсен иде-диеп,озатып калдык.Ляйсан Садреева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев