Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы эчке эшләр бүлеге үзенең ветераннары белән очрашу уздырды-Фотолар

Өлкәннәр ункөнлеге барышында районыбыз оешма, предприятиеләрендә үзләрендә эшләп чыккан пенсионерларны чакырып кунак итәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә дә ветераннар белән җылы очрашу булып узды.
Хатыйп Газизов, Сөләйман Гыйзетдинов, Нуретдин Җамалиев, Фердинант Зыятдинов, Рәмзил Гыйлемханов... Болар тырыш, фидакарь хезмәтләре белән районыбызның хокук саклау органнары тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Аларның күбесе милициядән лаеклы ялга чыккач та җаваплы җитәкче урыннарда эшләп абруй казандылар. Әле дә булса районның җәмәгать тормышында актив катнашалар.
Ветераннарны район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Мостафин өлкәннәр көне белән кайнар котлады. Кыскача бүлекнең эшчәнлеге белән таныштырды. Район эчке эшләр бүлеге белән тыгыз элемтәдә торганнары, яшләргә бай тәҗрибәләренә нигезләнгән киңәшләрен биргәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.
Милиция ветераннары мул әзерләнгән бәйрәм табыны артында данлы үткәннәрен, гыйбрәтле хәлләрне искә алдылар. Ветераннар хокук тәртибе тәэмин итү юнәлешендә үзләрен борчыган проблемаларны да күтәрделәр.
И. Шакирҗанов.
Фото: Илгиз Җамаливныкы.
Фото: http://3.bp.blogspot.com/-lWiKPSAIx2A/TdQcMW-v33IySqPojV4/s1600/ment1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран