Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык Бистәсе районы Балтач авылында Минебанат әбинең икенче исеме дә бар иде

Акъәбиләр... Туган нигез, телебез, динебез, гореф-гадәтләрне югалтмый саклап буыннан -буынга җиткерүче алыштыргысыз асыл затлар. Замананың иң авыр чорларында да биш вакыт намазын, уразасын калдырмаган иманлы затлар. Һәр авылда бардыр андыйлар... Сүзем авылыбыз абыстае, бүгенге көндә күпләр Акъәби дип искә алучы мәрхүмә Минехан кызы Минебанат апа Гарипова турында.

Әле дә хәтеремдә, 2 ел элек кенә аның турында мәкалә язарга туры килгән иде.Үзләре турында китап чыкканны ишеткәч елый-елый теләк теләгән иде. Әйе, еларсың да шул.Минебанат апа күргәннәрне,кичергәннәрне үз башыннан үткәргәннәр генә аңлый алыр.Гомумән,ул чор буыны турында бик күп сөйләп булыр иде. Ә менә Минебанат апаның бөтен тормышы, яшәү рәвеше кешеләргә яхшылык, изгелек кылып үткән икән бит. "Кеше китә эзе кала,тарихларда сөйләп ятларлык"- дигән шигырь юллары килә күңелгә.Үзеңнән соң эз калдыра алу, халык хәтерендә матур исемеңне уеп калдыру һәркемгә дә тия торган бәхет түгел минемчә. Коръән ашларында моңлы итеп дога укучы, вафат булганнарны тиешенчә соңгы юлга озатучы, авырып килүчеләрне шифалы догалары белән терелтүче, кирәк вакытта дөрес киңәшен бирүче акыллы бер зат иде шул ул. Кечкенәдән күргән авырлыклар, үсә төшкәч,тормышка чыккач ялгыз калып тормыш арбасын бер ялгызы тарту да күңелендәге шәфкатьлелекне, йөрәгендәге изгелекне, йөзендәге нурны юкка чыгара алмаган. Җиде кызны үстереп, тормышка бирү ялгыз канатка җиңелләрдән булмагандыр. Зәмһәрир суыкларда шәл сатудан,юл йөрүдән бушамый Минебанат апа. "Юл буе белгән догаларымны укып, зират турларыннан узганда әрвахларга дога кылып бара идем "- дип искә алганы хәтердә калган. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, догалы кеше беркайчан да бәхетсез булмый.Шул догалар аша кешеләргә бары тик игелек,файда кылып яшәгән кеше ничек инде бәхетсез булсын? Бу дөньяга үзе кебек уңган-булган,берсеннән- берсе чибәр, игелекле кызлар калдырган ана да бит әле ул. Алар кебек туган өчен җан атып торучылар сирәк бүгенге көндә. Күк йөзен яктыртып торучы җидегән йолдыз кебек җирдә тормыш гаме,яшәү гаме белән яна аның дәвамчылары. Балалары өчен,15 онык, 19 оныкчык өчен дә яшәү мәгънәсе, тормыш үрнәге булып хәтердә калыр ул.Ә Акъәби дип халык искә ала икән Минебанат апа бу исемгә чын мәгънәсендә лаек.

Фәйрүзә Бадамшина,

Кадыйр Сибгатуллин премиясе лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев