Бу көнне генә түгел, сезгә матур-йомшак сүзләрне көн дә әйтергә кирәк.
Йөрәкне туктата-туктата талкыган яратасы, яратыласы килү теләге, тигез сөю насыйп ит, дип җилкенгән канатлы өмет гомер буе озата килә бит. Дөньяның куанычы хатын-кыз һәм балалар булганда икән.
Күңелдәге хыяллар татлы тоела чиксез хисләр бөреләнә, йөрәк назланып сулкылдый. Заман шаукымына гына бирешмәскә кирәк. Алдагы көнебезгә бихисап матур уйлар җитәкләп бара. Яшәүнең мәгънәсе шушыдыр, диеп уйлап куясың. Бүген дөньяның яме чак-чак кимесә дә, әле яктысы җитәрлек. Киләчәк, янә яшисен китереп туар, иншаллаһ. Һәр яңа туган көнебез шатлык, бәхет алып килсен. Гаилә учагыбыз сүнмәсен, сүрелмәсен. Янындагы кешең күңелеңне матурлап яшәсә-яшисе килә ул.
Кадерле хатын-кызлар! Сезгә тормышның матурын, сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, аяз күк йөзе телим. Сез тормышның яме, яшәүнең мәгънәсе. Газетага бу котлауны сезнең район кияве буларак юлладым.
Зөфәр Дәүләтов.
Әлмәт шәһәре.
Нет комментариев