Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бала хәсрәте

Күрше әбиләр һәр догадан соң: "И, Ходаем, безне ут хәвефләреннән, су хәвефләреннән, юл, җил хәвефләреннән, усал агайлардан, бозык күңелле хатын-кызлардан, хак-нахак бәлаләрдән, яман чирләрдән, яман күзләрдән, яман сүзләрдән үзең сакла!" дип озаклап теләк телиләр иде.

Иң ахырдан ярымпышылдауга күчеп "И, Ходаем, беребезгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, аннан да әче хәсрәт юк..." дип, тәмамлыйлар иде алар.

Бу теләкләрне мин дә кечкенәдән гел ишетеп, ятлап бетергән, аларның мәгънәсенә дә артык игътибар бирми, автомат рәвештә һәр догадан соң кабатларга өйрәнгән идем.

Бары бераз үсә төшкәч кенә, әлеге теләкләрнең һәрберсе, бигрәк тә соңгысы, тирән мәгънәгә ия икәнлегенә төшендем. Әйе, алда санап киткән хәвеф-хәтәрләр, бәла-казалар кеше тормышының астын өскә китерә, рухын сындыра. Һәр хәсрәт тә кешенең чәчләренә чал төшерә, битләренә тирән сызыклар сала. Аларның барысы турында да бер язмада гына сөйләп бетереп тә булмас. Әлеге язмам дөнья күргән, чәчләренә чал кергән әбиләр иң әче, иң тирән хәсрәт дип искә алган бала хәсрәте турында...

Кешеләрнең иң зур куанычы - бала. Бала туу кеше тормышында зур бәйрәм, вакыйга. Бала туу белән кешеләрнең тормышка карашы үзгәрә, ул бөтенләй икенче кешегә әйләнеп куя дисәң дә була. Ике тешен күрсәтеп елмаючы, ике кулын сиңа таба сузып туп-туп атлап килүче бала әллә нинди кырыс күңелләрне дә йомшарта, елмаерга мәҗбүр итә. Әти-әнисе башта аның атлап киткәненә сөенә, соңрак - кул астына керә башлаганына. Тормышының бөтен мәгънәсе булган баласына зур өметләр баглый, уңышларына сөенә, уңышсызлыкларына көенә алар. Бераз гына тән температурасы күтәрелсә дә, егылып кулы сыдырылса да, йөрәге әрни, күңеле сызлана. Әти кеше сабыр булып эчтән генә сызса, әни кешенең аз гына борчылганы да йөзенә чыга, кулыннан эш китә...

Ни өчендер мин әбиләр "бала хәсрәте" дигәндә үзләреннән алда балаларын җир куенына салган ата-аналарны күз алдына китерә идем. Чөнки күз караларын, йөрәк парәләрен соңгы юлга озатканда "И, Ходаем, ник үземне генә алмадың?!" дип бәргәләнгән, ачыргаланган күп әти-әниләрне күрергә, юатырга туры килде.Ул балалар арасында гөнаһсыз сабыйлар да, гаилә корып, матур тормышта яшәүче ир-егетләр дә, алма кебек кызлар да бар иде. Ничә яшьтә булуларына да кармастан, барысы да әти-әни өчен бала, барысы да йөрәк парәсе...Сабый баласын югалткан ананың озак вакытлар бала елаган тавышка уянуын, урамнан өйгә йөгереп кереп, саташып йөрүен күргән бар. Ике баласын җир куенына салган ир-атның капка төбендә үк галошларын салуын, ялгышып йөрүен дә әрнеп күзәткәнебез хәтердә. Билгеле, мондый хәсрәтләрдән соң да тормыш дәвам итә, әмма бу хәсрәтләр бер минут та кеше күңеленнән чыкмый, еллар үтү дә бу хәсрәтне җиңеләйтми, тирәнәйтә генә. Нинди генә темага сөйләшсәң дә, сөйләшүнең ахыры шуңа килеп төртелә, күзләренә яшь тула, йөрәкләре чыгымчылый башлый. Әйткәнемчә, бу иң зур югалту, иң зур хәсрәт...

Гомер итә-итә "бала хәсрәте" нең башка төрле мәгънәгә ия булуын да аңларга, күрергә туры килде. Бүгенге тормышта исән-сау була торып та, әти-әнисен тирән хәсрәткә салган балалар җитәрлек икән, җәмәгать...

Берәүләрнең гаилә корган улы хатыны белән тыныша алмый, килен кеше"башкаларның ирләре акчаны көрәп эшли, ә син?!" дип көне-төне ирен игәүли. Кәефсез, тормыш тәмен-гамен югалткан улларын күреп, ата-ана өзгәләнә, булыша гына алмый. Икенче берәүләрдә, киресенчә, ир кеше әти-әнисенең кадерлесе, сөеклесе булган кызны күз төпләре күгәргәнче, тәнендә исән җире калмаганчы кыйный, бер сәбәпсезгә кул күтәрә. Моны сизеп, күреп, җаны телгәләнгән ата-ана "түз, балам" дип юата, "балаларны ятим итмә" дип хәсрәтен эчкә йота. Берәүләрнең уллары тормышын аракыдан башка күз алдына да китерә алмый: кайгы-борчуларын да, шатлык-куанычларын да шуның белән юа. Зур өметләр баглаган, таянычыбыз булыр дип өметләнгән уллары бер шешә аракы өчен кешеләрнең абзарларын чистартып, тиресләрен түгеп, утыннарын ярып көн күрә. Икенчеләренең кызлары өйгә кайтмый, бер төркем исерек ирләр арасында атналар буе кәеф-сафа корып ята. Берәүләрнең улы наркотик куллана башлый. Әллә нигә бер өйгә кайтканда күзенә ак-кара күренмәгән баласының кыланышларын күреп,ата-ана акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп хәсрәтләнә, ни эшләргә белми. Берәүләрнең баласы каядыр китеп эзсез югала, айлар-еллар буе хәбәр бирми, икенчеләренеке әллә нинди сектантларга ияреп, кеше ышанмаслык гамәлләр кыла һәм башкалар...Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Илләр тыныч, тормыш матур, мул вакытта, ата-анасын кара хәсрәткә төшергән балалар күбәйде, җәмәгать...

Сәбәбе кемдә, нәрсәдә?! Баласын артык иркәләгән яки "матур үрнәк" күрсәткән әти-әнинең үзендәме, көне-төне телевизордан барган шакшы эчтәлекле фильмнардамы, аракы саткан, наркотик тараткан бәндәләрдәме, кеше җаны кыярга өйрәткән компьютер уеннарындамы? Мөгаен, алда санап үткәннәрнең һәммәсе дә әти-әнинең өмете булган балаларны акрын-акрын тормыш упкынына сөйрәүче сәбәпләрдер. Әлеге баткаклыктан чыгу юлларын эзлисе дә түгел, алар инде күрсәтелгән, язылган. Безнең ата-бабаларыбыз әхлакый сыйфатларны тәрбияләү буенча гасырлар дәвамында бай тәҗрибә туплаганнар. Бабаларыбызның әхлак кагыйдәләреннән, бай тәҗрибәсеннән олуг гыйбрәтләр аласы бар. Чөнки аларда безнең өчен тирән мәгънәле киңәшләр, үгет-нәсихәтләр, асыл үрнәкләр тулып ята. Телевизордан, компьютердан аерырылып торган вакытларда Риза Фәхреддиннең "Балаларга үгет-нәсихәт", "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана", "Тәрбияле ата" китапларына күз салыйк, укып карыйк, яшәргә өйрәник. Билгеле, күпләргә алар кызыксыз тоелыр. "Һай, китап укымаганыма йөз ел! Әйтерсең, эшем беткән. Китап кына укып утырасым калды!" дип әйтерләр күпләр. Соңгы вакытта халыкка күбрәк "Пусть говорят", "Дом 2" тапшырулары, "Спид инфо", "Себерке", "Уртак түшәк", "Тишек" газеталары ошыйрак төшә бит. Билгеле, кешегә көчләп үз фикереңне тагып яки мәҗбүриләп нидер укытып, эшләтеп булмый. Һәркемнең үз фикере, үз юлы. Һәр кеше үзенә ни кирәген үзе сайлый. Үзеннән соң нинди буын калдыруын да үзе хәл итә...

Әти-әнисен тирән хәсрәткә салган буын түгел, дөньяның матурлыгына куанып, Ходайның биргәненә шөкер итеп, әти-әнисен хөрмәтләп, кадерләп яшәүче, соңгы юлга озатучы, алар рухына дога кылучы буын булсын иде ул...

Нәзирә Гыйззәтуллина-Мостафина

Казан шәһәре.

Фото: http://i.huffpost.com/gen/1158730/images/o-WORRY-facebook.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәсрәт