Күки авылында яшәүче Равил Насыйпов: "Кулон" җәмгыяте җитәкчеләренә авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп языгыз әле.
Кемгә күпме кирәк салам бирделәр",-дип шалтыратты. Аны бераз «имтиханлагач», барысы аңлашылды.
Бактың исә Күки халкы өчен саламы да бик кадерле икән шул. Еллар буе эшкәртелмәде бит бу авыл җирләре. Моннан ике ел элек "Кулон" җәмгыяте хуҗалык итә башлагач кына ямь кергән басу-кырларына. 900 гектар мәйданнарда гөрләп иген үсә хәзер. Кырлар буш торгач, икмәгенә дә, хәтта саламына да интекккән инде халык. Ә узган ел пай җирләрен "Кулон"га бирүчеләргә икмәген таратканнар. Быел исә кемгә күпме кирәк саламын алып кайтканнар.
Кулонлылар гадәттә, саламны туратып кырга сиптерәләр икән. Авыл халкы җәмгыятнең урындагы җитәкчеләренә саламны туратмыйча гына теземнәргә салуын үтенгәч, гозерләрен аяк астына салмаганнар. Аннары халык үзе пресс- җыйгыч яллап саламны җыйдырган. "Халык кемгә күпме кирәк шул кадәр ташыды, бодай басуын яхшылап чистарттык ",-ди Равил Насыйпов.
Моннан тыш "Кулон" җәмгыяте авылның ветеранарына да хөрмәт күрсәтә икән. Өлкәннәр көнендә, Җиңү бәйрәмендә бүләкләр таратканнар.
И.Шакирҗан
Фото: http://cdn01.wallconvert.com
Нет комментариев