Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Авылым урамнары чиста һәм төзек булуы белән сөендерә

Туган төбәгем Яңа Арыш авылы табигатнең иң матур урыны, ике урман арасында урнашкан. Анда минем күңелле яшлек елларым узды.

Бүген төп йортта әнием Зәйтүнә энем Вахит белән киленебез Венера тәрбиясендә бик матур гомер кичерә. Матур олы йортта ике кызлары үсеп киләләр. Аларның бердәм, тату яшәүләренә чиксез сөенәм. Авылым урамнары чиста, төзек булуы белән дә сөендерә. Бездә халыкның эш сөючән, тырыш булуы авылга керүгә үк күзгә ташлана. Яхшы нараттан,затлы кирпечтән торгызылган йортлар, зәвыклы тәрәзә йөзлекләре дисеңме, бизәкле капка коймалар күз явын алырлык.
Туган авылымның үзәк урамына асфальт, калганнарына вак ташлар җәелгән. Кышын-җәен урамнарда җиңел машина белән йөрергә була. Ул Сабан туйлары бездә һәр вакыт гөрләп, бик күңелле үтә. Шәһәр артистлары, дәрәҗәле кунаклар кайталар. Монысы инде авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов тырышлыгы. Авылдашларым спорт белән дә бик дус. Авылда гына түгел, районда да Айрат Садыйков тәрбияләгән көрәшчеләр олы җиңүләр яулыйлар. Безнең баһадирларыбыз Юныс Мөһәммәтрәхимов, Илнар Әхмәтҗанов, Айзат Зарипов, кул көрәше буенча Рәсәй чемпионы Дилбәр Мусина исемнәре дә бүген күпләргә таныш. Авыл һәм хуҗалык җитәкчеләре тырышлыгы белән бар җирдә зур җанлылык бүген. Машина-трактор паркы, фермалар гөрләп торалар. Авыл елдан-ел үсә, киңәя. Яшләр дә бик теләп авылда калалар, күпләрне сокландырып гомер кичерәләр. Үзем дә аларның булдыклылыгына чын күңелемнән горурланам.
Каниф Хафизов.
Масловка авылы.

Фото: http://prav.tatarstan.ru/file/photoreport/print_378187_242606.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл