Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Аралашып яшик сабакташ дуслар

Котлы Бүкәш мәктәбен тәмамлауга 25 ел тулу уңаеннан Гөлназ, Фәнис һәм Рузидә бергәләп сабакташларны җыярга булдык әле. һәммәсенең адресына очрашу көнен билгеләп хатлар юлладык.

Бар табигать гөрләп торган бер мәлдә, төрле шәһәрләрдән сабакташлар туган авылыбыз - Котлы Бүкәш мәктәбенә җыелдылар. Хыялда булган бәйрәм көне килеп җитүенә һәркем куанды. Мәктәп ишегелдына берәм-берәм машиналар кайтып тезелә башлады. Мәктәп ишек алдына чибәр, шул ук вакытта чәчләрендә бераз гына бәс куна башлаган сыйныфташлар җыелдылар.Ни дисәң дә егерме биш ел аз гомер түгел шул. Очрашуның күңелле, дулкынландыргыч мизгелләре башланды. Сәхнәдә Рузидә белән Фәнис "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән бәйрәмне ачып җибәрделәр. Дулкынландыргыч шигырь юллары яңгырады: Бер күрешү- үзе бер шифа дип, һак әйтәләр бит

Очрашу кичәсе күңел кылларын тибрәтерлек шигырь, җырлар белән башланып китте.

Үз вакытында безне көчле мөгәлимләр укытты. Әнә шуңа да дыр бәлки сабакташлар күбесе югары уку йортлары белем алганнар. Төрле төбәкләрдән кайткан сабакташларның барысы да - тормышта үз юлларын тапканнар. Инде бераз олыгая төшеп, тормыш йөген җигелеп тарткан, уй-фикергә бай,зирәк акыл ияләре булганнар! Туган төбәкләрен, мәктәпләрен, сабакташларны сагынып кайтканнар алар.

Очрашу кичәсендә бер мәлгә ямансурак та булды. Вафат булган укытучыларыбызны, сыйныфташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Арабыздан дүрт егет һәм кыз инде бакыйлыкка күчкәнгә дә шактый вакыт узган.

Очрашуга без үзебезнең яраткан укытучыларыбызны-сыйныф җитәкчеләрен дә чакырган идек. Флера Хидыят кызы Шәрәфетдинова, Нурсинә Васил кызы Әгъзямова, Тәнзилә Нәҗип кызы Идрисова, Наилә Сабир кызы Сибгатуллина үзләренең бу очрашуга шат булуларын әйттеләр. "Бу очрашу гомерләребезне озайткандай булды. Укыткан укучыларыңның рәхмәтле булуы, гомеребезнең заяга үтмәгәнлеген дәлилли. ,-диделәр алар.Шуннан соң мәктәпнең фотоальбомы безгә ярдәмгә килде. Ә анда мәктәп тормышының төрле мизгелләре үзендә саклана . Менә шул фотосүрәтләрдән мәктәптә укыган елларны хәтеребездз яңарттык. Ул елларда күбебезнең үз кушаматы бар иде. Шуларны кушып шигырь юллары да укылды. Аңа беребез дә үпкәләмәде, бары тик йөзләрдә елмаю чаткылары гына чагылды.

Күптәнге гадәт буенча, сабакташлар очрашуы "Сатлыган асты" аланында дәвам итте. Укучылар мәктәп елларын, сабый чакларны бик хәтерләрендә яңарттыллар. Ул елларның хатирәләре, яшьлек истәлекләре серле йомгак кебек сүтелеп торды. Бу очрашу барыбызның да күңелләрен йомшартты. Чәчләргә чал керсә дә, һәркем үзләрен яшь егет-кызлар кебек, 25 елга яшәргәндәй хис итте.Шул елларда бик популяр җырлары җырланды. Мәктәп елларын һәркем үз хәтерендә яңартты. Моннан соң да барчабыз белән аралашып һәбәрләшеп яшәргә һәм кабат мәктәпнең 80 еллыгында очрашырга сүз куештык.

Барлык сыйныфташлар исеменнән Рузидә Гатауллина.

Фото: http://evsyukov.com.ua/wp-content/2010/02/vstrecha.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дуслар сабакташ