Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әй, язмыш, язмыш...

Сугыш җиле илебезнең һәр почмагына кагылып үткән. Һәр төбәктә аның хәсрәтле эзе калган. Әти-әнисез ятимнәр өчен ул елларда сыенырлык бик күп балалар йортлары ачылган. Балык бистәсе районында да ул чорда 4 балалар йорты эшләве мәгълүм. Шуларның берсе һәм иң озак эшләгән дәвамлысы Байтирәк авылындагы балалар йорты. 78 нче номерлы әлеге...

Сугыш җиле илебезнең һәр почмагына кагылып үткән. Һәр төбәктә аның хәсрәтле эзе калган. Әти-әнисез ятимнәр өчен ул елларда сыенырлык бик күп балалар йортлары ачылган. Балык бистәсе районында да ул чорда 4 балалар йорты эшләве мәгълүм. Шуларның берсе һәм иң озак эшләгән дәвамлысы Байтирәк авылындагы балалар йорты. 78 нче номерлы әлеге йорт 1941 елның көзендә ачылган һәм 1965 елга кадәр эшләгән. Анда тәрбияләнүчеләрне "сугыш балалары" дип йөрткәннәр. Бик күпләрне әлеге йорт ачлык, үлем авызыннан йолып алган. Шуңа да ул андагылар өчен туган йортка әверелгән.
Райондашларыбыз әле дә хәтерлидер, моннан дистә еллар элек Байтирәк балалар йортында тәрбияләнүчеләр Балык бистәсе җиренә кайтып очрашу уздырганнар иде. Балачак эзеннән үтү бик күп истәлекләрне кузгата, күңел хатирәләрен яңарта ул чакта. Байтирәк авылы юкка чыкса да, балалар йортының нигез ташлары ятимлек ачысын, аңа бәйле сугыш газабын искәртә иде шул. 5 ел саен күрешербез дип сөйләшсәләр дә, еллар үзенекен итә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр сафлары кими бара. Ә быел әлеге очрашуларны оештырып, барысын бергә җыйнап йөрткән Роза Кыямова янәдән районыбызга кайтып төште. Баксаң, Казанга Универсиадага килүче спортчылар белән юлга чыккан икән хезмәт ветераны. Һәм Татарстан җиренә аяк басуга үзен тәрбияләгән авылга ашыккан.
Әйе, җанда кайнаган хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып булмас иде мөгаен. Йөрәк элеккечә барын да хәтерли, тоя, сызлана. Авыр сугыш еллары, ачлык, ятимлек-язмыш китабының тәүге битләре әнә шулар белән ачылган. Әмма яшим дисәң өметсезлеккә бирешми үҗәтлек белән алга атларга кирәк. Роза ханым характерындагы ныклык та шул принципка нигезләнә. Еллар узгач яу кырында батырларча һәлак булган әтисе Хәмзәнең Орел өлкәсендә каберен эзләп табу шатлыгына да ирешә ул.
(Тулырак газетадан укый аласыз).
Роза Кыямова «Сәйлән» лагеренда очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев