Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Вакыт юк, барысына җитешергә кирәк

Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү секциясенә йөрүчеләр уку елы дәвамында күп төрле спорт бәйгеләрендә чыгыш ясадылар.Яшь спортчылар күрше Алексеевск, Чирмешән, Чистай, Мөслим, Кукмара, Арча районнарында көч сынаштылар.

Шулай ук үзебезнең "Дельфин" бассейнында да кунакларны каршы алдылар. Ә декабрь һәм март айларында алар Казан шәһәрендә Татарстан беренчелегендә чыгыш ясадылар. Спортчылар Татарстан республикасының 9 нчы спартакиадасында да уңышлы катнаштылар. Егетләр һәм кызлар өйгә медаль һәм Мактау грамоталары белән генә кайтмады, анда алар үзләренең югары разрядлы спортчылар булуын да таныттылар. Апрель аенда безнең йөзүчеләр командасы Россия чемпионатында көч сынашты. Монысы да зур омтылышыбыз. Ә уку елы ахырында алар гомуми физик һәм йөзү әзерлеге буенча күчмә нормативны уңышлы үтәделәр.
Балалар каникулларын да мавыктыргыч һәм күңелле үткәрәләр. Иң истәлеклесе, мөгаен, яшь спортчылар өчен походка чыгу булгандыр. Алар маршрутны да үзләре сайладылар. Яшь туристлар алдында юл уңаенда шактый гына кыенлыклар килеп чыкса да, алар аны уңышлы башкарып чыктылар. Балалар ике командага: кызлар һәм малайлар төркеменә бүленде. Алар арасында кайсы команда тизрәк-палата коруга, волейбол, футбол һәм пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үтте. Малайларга тизлектә һәм җитезлектә тиңнәр булмаса, кызлар пешерү эшләрендә осталыкларын күрсәтте. Балалар үзләре аш-су әзерләделәр, уха, бәрәңге пешерделәр. Тиздән йөзүчеләр командасын тагын бер кызыклы маҗара көтә. Алар Илеть елгасы буенча йөзәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йљзњ секциясе