Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Украинадан кайткан гаилә балыкбистәлеләрнең ярдәменә мохтаҗ

Тормыш юллары һәркемнең төрлечә язылган: кемгәдер бәхет бик тиз елмая, ә кемдер еллар буе җың сызганып, тир-көч түгеп, тырышып яши.

Әммә алда сине ниләр көтәсен беркем дә белә алмый, нинди сынаулар аша узасы да билгесез. Җир йөзендә куркыныч һәм аяусыз фаҗигаләр көннән-көн туып тора. Узган елның язы да Украина халкы өчен сайрап торган сыерчыклар тавышы белән түгел, ә бомба шартлавы белән килде. Тыныч кына, тормышларын бер көйгә салып яшәгән халык та ни эшләргә белми, каралты-курасыз калгач, җиденче буын туганын эзләп җирнең төрле почмагына сибелде.

Безнең районга да әнә шулай күчеп кайтучылар аз булмады. Туганнарының ачык йөзләренә, кайнар ризыкларына кат-кат рәхмәт укыды алар. Гомер буе җыйган малсыз калып, алар бүген урам чатында калган юлчы кебек.

Әнә шундый гаиләләрнең берсе, соңгы өмет учагын кабызып, халыкны социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бүгенге кышкы суыкларда ике һәм өч яшьлек сабыен кочкан яшь Әлфия бүген яшәү чыганаксыз калдылар. Бездә халык олы йөрәкле, ни дисәң дә барыбызны да Ходай яраткан һәм бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшәү безнең изге бурычыбыз.

Хәрмәтле милләттәшләр, тамчыдан күл җыела, дип яшәгән безнең ата-бабаларыбыз. Бүгенге көндә әнә шундый ачы язмыш тырнагына эләккән гаиләгә ярдәм кирәк. Кем дә булса бәлки, кулланмый торган йорт җиһазы, акчалата, азык-төлек белән ярдәм итә алыр. Түбәндә күрсәтелгән телефон аша хәбәр бирсәгез иде. Машина белән килеп алу мөмкинлеге дә бар.

Элемтә өчен телефон: 2-11-57; 2-32-04; 2-11-22 (халыкны социаль яклау бүлеге).

Фото:http://newsmgn.ru/news/55495/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев