Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫМ" БУЙЛАП

«1960 нчы елның октябрь аенда минем географиям кинәт үзгәрде дә куйды.

Партиянең өлкә комитетына чакырып алдылар да, Балык бистәсе районына райкомның оештыру бүлеге мөдире булып барырга тәкъдим иттеләр. Мине өлкә комитеты инструкторы белән Балык бистәсенә озаттылар. Ә анда райкомның беренче секретаре Василий Яковлевич Корнеев мине көтә иде инде, аңа алдан хәбәр итеп куйганнар. Ул без килеп җиткәнче райкомның бюро әгъзаларын үзенә җыеп куйган, мине шундук оештыру бүлеге мөдире итеп раслап та куйдылар. Мин авыз ачарга да өлгермәдем. Анда инструкторлар Михаил Мишин, Игорь Бахарев, Раиф Газизов белән бик тиз таныштым, аларга эш юнәлешен өйрәттем, таләпчәнлекне арттырдым. Алар да минем канат астында әйбәт эшләделәр. без зур энтузиазм белән, ял көннәрсез иртә таңнан 20 сәгатькә кадәр эшли идек.»
Редакциядән: Әлеге юллар 70 нче елларда район комитетында оештыру бүлеген җитәкләгән Раиф Гыйззәтуллинның "Тормыш баскычларым" китабыннан алынды. Күптән түгел генә ул редакциябездә булып китте һәм газетабыз өчен ул еллар ядкаре булган махсус язма әзерләргә вәгъдә кылды.
Фото с yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев