Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Ринат Зәйнуллин: идеал гаиләдә җиде кеше булырга тиеш дигән гыйбарә яши...

Балык Бистәсенең бик матур,гүзәл табигатьле авылы -Зәңгәр-Күлдә Зәйнуллиннар нәселе гомер кичерә. Бүгенге язмам минем үземнең гаиләмә багышлана.Мин бу гаиләнең иң кечкенә,төпчек әгъзасы булам.

Гаиләбез бик ярдәмчел, тырыш, тату;шаян-наян кешеләрдән тора. Гаилә башлыгы, минем дәү әтием-Фоат Зәйнуллин, дәү әнием-Фатыйма Зәйнуллина белән инде илле ел бергә гомер кичереп, бүгенге көнгә дә безгә булышып, үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен биреп яшәп яталар.
Киләсе гаилә әгъзалары турында бер китап язып булыр иде-бу минем өчен бик кадерле, якын, күз нурларым, әтием-әнием-Айрат, Тәгъзимә. Әтием - эшмәкәр, әнием-гаиләбезнең җылылыгын саклаучы, тәмле ризыклары белән безне һәрчак каршылаучы, элеккеге хисапчы.
Олы апаем-Гөлназ Казанда банкта эшли, кечкенә апаем-Гөлинә институтта белем ала. Апайларга мин бай, Аллага шөкер, күчтәнәчләрне ике такырга күбрәк күрәм. Уйламагыз, апайларымның файдасы моның белән генә бетми.
Мин дә тик утырмыйм, эшләр эшлим, әти-әниемә булышам, гаиләбез тормышына кагылган вакыйгаларда актив катнашам, укуымны кайгыртам. Менә шундый минем гаиләм.
Ринат Зәйнуллин
5 нче сыйныф укучысы.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев