Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әлфия Гыйлемханова балалар күңеленә юл таба белүе һәм үз эшеннән тәм табып, эшләве белән үзгә ул

Сүзем Яңа Арыш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әлфия Гыйлемханова хакында булыр

Ул балачак хыялын тормышка ашыру ниятеннән мәктәбне тәмамлагач Яр Чаллы шәһәре педогогия институтына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, автомобильчеләр каласында эшкә калырга кыстасалар да туган авылын үз итә ул. Әтисе Сәлимҗан абзый гомере буена җитәкче урыннарда эшләгән. Әнисе Сәлимә апа да зыялы кеше буларак кызына фикердәш һәм теләктәш булалар. Бер карашка Әлфия башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек. Әмма балалар күңеленә юл таба белүе һәм үз эшеннән тәм табып, эшләве белән үзгә ул. Аның дәресләре иҗади төстә бик җиңел үтә. Анда бернинди ясалмалык юк. Күпләрне үзе белән бик җиңел генә серле дөньяга алып кереп китә дә, кыңгырау чылтыравын да сизми каласың. Менә шулай мәктәптә үзенең югары уку йортында алган гыйлемен, кылган изге гамәлләре белән бәйләп алып баруына ярты гасыр вакыт үтеп китүен дә сизми калганбыз. Балалар һәм хезмәттәшләре арасында абруе зур аның. Чөнки шактый тәҗрибәле өлкән укытучылар да аның янына килеп киңәш сорап мөрәҗагәть итәләр. Кайсы юнәлештә булмасын кеше гозеренә җавабын ул гади итеп аңлата, чишелеш юлларын табарга булыша. Менә шушындый остаз укытучы янәшәсендә хезмәт куюыбыз белән бәхетле без. Ышанычлы сердәше һәм таянычы булган Юныс белән матур тигез тормышта кызы Юзилә, улы Әлфир янәшәсендә аңлашып яшәү зур бәхеттер ул. Ә ул аңа бик тә лаеклы.

Тәнзилә Нуриева

Укытучы.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев