Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Кризис ишегалдында (Җитәкче уйланулары)

Тәк. Өстән күрсәтмә төште. Чыгымнарны кыскартырга кирәк. Нәрсәне кыскартыйк икән? Кайдан килеп чыкты әле бу, каһәр суккыры кризис, матур гына эшләп ятканда? Кайда күпме акча тотуыбыз берәүгә дә кызык түгел иде. Хәзер нишләргә инде?Водителемне кыскартыйм микән? Иртән алып килә, кич алып китә - нәрсәгә инде ул миңа? Көне буе ишек...

Ә, бәлки, машинаны алыштырыргадыр? Нәрсәгә миңа 3 миллионлык машина? Бер миллионлыгы җитмәгәнме? Шулай итәрмен, пожалый. Менә ремонтка дип списать иткән акчаларны ничек чыгарырбыз аннары, белмим. Машинаны алыштырсам, дуслар да аңламас инде, шушы көнгә калдыңмы диярләр. Калып торсын әле машина.
Тәк. Секретарша. Берәр нәрсә эшлиме ул безнең юкмы? Юк, анысын сорамыйм әле мин, турыдан-туры вазифаларын әйтәм. Телефон шалтыраулар да күп түгел инде безнең. Чәйгә дә соңгы ара шикәр салырга оныта. Ә нәрсә массаж? Причем тут массаж? Ну ярар, массаж салонына йөрермен. И, вообше, секретарша урынына бер пенсионер әбине утыртсаң, зарплатаны ике тапкыр кимрәк сораячак. Хотя... Ничек увольнять итәсең инде ул секретаршаны... Әле хатын да кайвакыт шуның аша шалтырата бит. Контрагент, мин сиңа әйтим. Хатынга бөтенесен сөйләп бирсә? Юк!
Бухгалтер! Вот! Кәгазь корты! Нишли соң ул шул тамаша кәгазь белән? Өч тиенлек акча күчерсә дә, егерме бит кәгазь тотып керә. Эш күрсәтеп йөри, ахры. Кирәкме инде ул миңа? Теге акчаларны уздыра алса - шул! Тукта-тукта, мин "теге акчалар" дип ычкындырдыммы ул хәзер? Юк, бухгалтерга тияргә ярамыыый, теге акчаларны ничек уздырасын белә торган бухгалтер үз-үзен аклый ул.
Ә, бәлки, охрандагы Тетя Фая белән хушлашыргадыр? Фәһимәме әле ул, Фаимәме? Эшләгәнен эшләгән, яшисен яшәгән. Тормышында йөз төрле кризис күргән кеше "кризис килде" дисәң, аңлар әле. Подумаешь, охрансыз калырбыз. Моңарчы солидно иде үзе: шалтырату, керергә рөхсәт сорау, паспорт, пропуск, кул кую... Безгә дә дәрәҗә, Тетя Фая да үзен кеше итеп тоя. Моннан соң үпкәләр инде. Әле төрле оешмаларга жалу язар. Путинга барып җитми тынычланмаячак ул. Ох, шикләндерә аны увольнять итү. Тикшерү арты тикшерү килсә, нишләрбез? Теге акчалар килеп чыкса, кая барырсың?!
Дворник! Менә бит, уйлый торгач, ә! Юкка гына түләмиләр миңа шул кадәр акча, баш эшли! Урамны бик әйбәт җыештыра үзе, бер сүз дә юк. Хәтта, безнең оешмада үз эшен иң яхшы башкаручы дияр идем мин аны. Мондый кешене эштән җибәрү бераз жәл дә. Әмма нишләтәсең, кризис бит, егетләр! Кризииис! Миңа да өстән кушып торалар бит. Ә өстәгеләр сүзен тыңларга кирәк. Мин монда кечкенә кеше.
http://matbugat.ru/

http://www.newsru.com/world/31jul2013/bulling.html

Данил СӘФӘРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев