Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күңел түремнән чыккан рәхмәтем

Мин Котлы Бөкәш авылында гомер кичерүче Бәдретдинова Сәвия әбиегез булам.

Егерме биш ел мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп, лаеклы ялга чыгуыма да инде шактый еллар үтеп киткән. Әмма ләкин, мин әле дә үземне мәктәп коллективында хис итәм.Чөнки, мәктәптәге күпчелек бәйрәмнәр безнең катнаштан башка узмый да. Җыештыручымы ул, укытучымы, йә булмаса башка һөнәр иясе булганмы-без һәрчак бәйрәм түрендә булабыз.
Мәктәпнең тимурчылар командасы да бик көчле эшли, шулай ук гел игътибар үзәгендә тоталар үзебезне. 6"а" сыйныфының Лилия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге укучылары килеп хәлемне белеп торалар. Кыш җиттеме карымны чистарталар, " әби, әби",-диеп, бөтерелеп кенә йөриләр янымда.Илһам, Рәдиф, Илнур, Алмаз, Илназ, Фәнис, Дәниф, Булат, Ислам-барысын йөзләреннән таныйм.
Аллаһының рәхмәте яусын сезгә балалар, сезне үстергән әти- әниләрегезгә бик рәхмәтлемен! Бәхетле- тәүфыйклы, сау-сәламәт кенә булып үсегез, яхшы укып, максатларыгызга ирешегез балакайларым!
Сәвия әбиегез Бәдретдинова.
Котлы Бөкәш авылы.
фото:

http://vladnews.ru/2010/02/05/25103.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев