Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Искеарышлылар үзешчән концерты белән Яншык авылында яшәүчеләрне канәгатьлек хисләре калдырганнар

Районыбыз мәдәният йортлары арасында бер-берсенә концерт тамаша, җыр бәйрәм кичләре белән "кунакка" бару матур гадәткә әйләнде.

Безнең Яншык клубында да Иске Арыш авылы үзешчәннәре үзләренең җырга, моңга, шигриятькә, юморга бай чыгышлары белән барыбызны да таң калдырдылар.

Бу концерт Фәтхрахман Әхмәдиевның 85, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланса да репертуарда авылдашыбыз Мансур Шигапов иҗаты ярылып ятты.

Аның туган авылыбызга, балачагына, яшьлек елларына, туган як табигатенә, сихәтле чишмәләре, якыннары, туганнарына багышлап, язылган шигырьләрен тыңлап барыбыз да рәхәтлек хисе кичердек.

Иске Арыш мәктәбеукучылары да бик сәләтлеләр икән. Миләүшә Гәйнетдинованың баянга кушылып халкыбызның борынгы җырларын башкаруын тыңлап күзләребез яшькә чыланды. Инглиз теле укытучысы Гөлсирен Димиеваның кызы Нәргизә белән җырлавы белем бирүдә генә түгел, җыр сәнгатендә дә нык танытты.

Авылда күп еллардан бирле сыер савучы булып эшләүче Шамил Хәйруллин сыерларны һәр көнне җырлап кына савуын сәхнәдә дә ачык күрсәтте. Барыбызга да ошады аның чыгышы.

8 нче сыйныф укучысы Айсылу Фатыйхова чегән һәм һинд кызы биюләрен зур осталык белән башкарды.

Алсинә Шәрәфиева.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото: http://f89.ru/hulman/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев