Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гүзәл Хәбибуллина: "Сагындыра мәктәп еллары!"

Якты язлар сезне хәтерләтеп, Сагындырып кире кайталар. Кайда икән сезнең кулларыгыз, "Өй эшләре" язган такталар?!

Ягымлы, игелекле, шул ук вакытта таләпчән дә була белгән укытучыларым белән узган күңелле мәктәп елларын сагынып сөйләргә генә калды шул инде. Эх, еллар узган саен ныграк сагындырп искә төшә шул кыңгыраулы мәктәп еллары. Дәрестәге шуклыклар, укытучы биргән сорауга җавап бирмәс өчен төрле сылтаулар табуыбызның яхшы гамәл булмавын үзем укытучы булып эшләгән елларда гына ахырга кадәр төшендем. Никадәр сабырлык кирәк бит.

1991 нче елның 1 нче сентябрендә безне мәктәп бусагасыннан елмаеп, аналарча кайгыртучанлык күрсәтеп, "Исәнме, улларым - кызларым!" - диеп, беренче укытучым Кәүсәрия Вәлиәхмәт кызы каршы алды. Әлифбаны минутка укырга такта янына чыгуым истә. Укып китәм, "и" хәрефен күрсәм, төртеләм дә калам. Шул чагында Сез минем яныма килеп, кабаттан аңлаткан идегез. Нишләтәсең, авыррак бирелде шул "и" хәрефе миңа.

Азат Ирек улын 3 нче сыйныфта укыган чагымда безгә сыйныф җитәкчесе итеп куйдылар. Хезмәт дәресләренең берсендә, и, елаган идем дә соң мин! Уенчыкның өслегенә кәгазь кисәкләрен суга чылатып ябыштырып, уенчык ясарга тиеш идек. Чыкмый гына бит Сез әйткәнчә. "Абый, булышыгыз инде", - дигәнемне ишетмисез генә бит! Әллә чират җитмәде - белмим, яныма килеп, бер миңа (!) ярдәм кулын сузмадыгыз. Әллә гарьлегемнән , әллә кимсенеп бик озак елаган идем мин шул чакта.

Югары сыйныфларда бигрәк шук идек без. Хәтерлисезме, Раушания апа, геометрик фигураларның "кабыргаларын" санарга кушкан идегез. Чират партадашым Илфатка да җитте. Ул торды да күлмәген күтәреп, үз кабыргаларын санарга тотынды. Ә Сез, безне орышасы урынга, безгә кушылып, рәхәтләнеп көлгән идегез.

Фәрит абый, ничек тырышып өйрәтә идегез Сез безгә химияне. Юк, аңламый идем мин әлеге фәнне. Әллә нәрсәләрне бер - берсе белән реакцияләргә кертеп бетерә идем.

Әлфия апаның астрономия дәресләре ничек күңелле үтә иде! Бер дәрестә ул безгә җидегән, чүмеч йолдызлар турында сөйләде. "Кич белән урамга чыгып карасагыз, сез аларны һичшиксез күрерсез", - дигәч, әй, көткән дә идем соң тизрәк кояш баюын! Ул чакларда безгә укытучы әйткән сүз - закон иде. Кич белән урамга чыгарга бары тик 9 - 11 нче сыйныфларга гына рөхсәт ителә. Анысы да шимбә көнне, сәгать кичке унга кадәр генә. Астрономиядән йолдызларны өйрәнгән көннәрдә без шимбәне көтеп тормый идек инде, кич җитүгә, җыелышып, авыл урамнарын әйләнергә китә торган идек. Кизүгә чыккан укытучыларыбызга җавабыбыз да әзер. "Без астрономиядән йолдызлар турындагы бүлекне үтәбез. Әлфия апа безгә йолдызларны күзәтергә кушты".

Рөстәм абый, Сезнең җәмгыять белемендә дустым Раилә белән бергәләшеп безнең артта утыручы игезәр егетләр белән гапләшеп алырга ярата идек без. Шул вакытта игътибар белән укытучыны тыңларга кирәклеген аңламаганбыз.

Сыйныф җитәкчебез Диләрә апабыз турында күп язарга мөмкин булыр иде. Һәр вакыйганы белеп торучы, шатлык - кайгыңны уртаклашучы, дөрес киңәшләр бирүче дә иде ул. Чыгарылыш кичәсендә Сезнең әйткән сүзләрегез һәрчак истә булды. "Алдагы көндә арагызда укуын дәвам итә алмаучылар булса, уфтанмагыз. Бәхет ул укуга бәйләнмәгән. Дөрес юлдан гына тайпылмагыз. Һәрчак Кеше булып калыгыз!" - дигән идегез.

Мәктәпне тәмалаганга да инде 14 ел вакыт үтеп киткән. 2002 нче елда Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбен без 22 бала тәмамлаган идек. Бүгенгесе көндә ,аллага шөкер, һәрберебез дә исән - сау ,бу тормышта һәркем үз урынын тапты дип саныйм.

Минем язган язмаларымны төзәткәләп, киңәшләре белән иҗатка дәртләндереп торучы, татар теле һәм әдәбияты укытучыларым Гөлүсә апа Кыямова белән Тәнзилә апа Закирова, егетләребезне балта, агач эшенә өйрәткән Марат абый Шәмсевәлиев, без - кызларны аш - су серләренә төшендергән ,тегәргә - чигәргә өйрәткән Саймә апа Җәләлова, спортка мәхәббәт уяткан физкультура укытучыбыз Рәфыйк абый Шәрәфиевның дәресләрен, ата - аналарча кайгыртучынлыкларын мин әле хәзер дә сагынып, зур хөрмәт һәм горурлык белән искә алам.

Хөрмәтле остазларым! Киләчәктә зур уңышлар, сабырлык юлдаш булсын сезгә. Һәр укучыгызның олы рәхмәтен һәм ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын!

Гүзәл Хәбибуллина,

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премия лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев