Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Гаҗәеп яшелчәләр, хикмәтле җимешләр

Быел җиләк-җимеш агачлары мул уңыш белән куандырдылар. Бигрәк тә кура җиләге, чия, слива, алма мул уңыш бирде. Яшелчәләр дә гадәттәгедән эрерәк булып үстеләр, иртә өлгерделәр.

Ә бүген минем хикмәтле формаларга кереп үскән җиләк-җимеш, яшелчәләр турында сөйлисем килә. Балык бистәсендә яшәүче Лидия Шадрина бакчасында грушага охшаган, керпе кебек чәнечкеләр белән капланган кыяр үскән, ә баклажаны кушылып үскән помидорларны хәтерләтә. Александр Подкорытов ташкабак кадәрле кыяр үстергән, Татьяна Сарыкова сары кура җиләгеннән мул уңыш җыеп алган. Ә минем бакчада крендель кебек помидорлар үсте, кабакларым да күтәргесез.
Хәзер безнең поселокта бик күпләр көньяк культуралары-виноградлар, карбызлар, кавыннар үстерәләр. Климат җылына диюләре дөрес ахыры, җәйләр елдан-ел корырак, эссерәк булып бара бит. Шуңа да көньяк җимешләре тәмле булып өлгереп җитешәләр. Виноград эре, баллы, кавын әллә ни зур үсмәсә дә тәме телне йотарлык. Ә карбызлар Әстерханныкыннан бер дә калышмый: шундый ук сусыл, баллылар.
Бакчагызда хикмәтле формаларга кереп үскән, мул уңыш биргән яшелчә, җиләк-җимеш үссә аларны район үзәк китапханәсенә алып килегез, анда гаҗәеп формадагы бакча нигъмәтләреннән күргәзмә оештырылачак.
Рәсемнәрдә: хикмәтле яшелчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X