Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Эльбада очрашу

Николай Петрович Блинов Эльбадагы тарихи очрашуда катнашкан фронтовик. Анда Совет солдатлары союзникларыбыз-америкалылар белән кул кысышалар.

Район үзәгендәге мемориаль тактада Блинов фамилиясен еш очратасың. Аларның күбесе икенче Бөтендөнья сугышында ятып калалар. Ә Николай Петрович исән-сау кайтып 80 елдан артык яши. Фронтта элемтәче була ул. Бу иң куркыныч һөнәрләрнең берсе. Аның ничек хезмәт итүе турында хәрби бүләкләре: "За отвагу" медале, ике "За боевые заслуги" медале, "За взятие Кенигсберга" һәм "За взятие Берлина" медальләре.


Армиягә чакыруны Николай Блинов 1942 елның августында ала. Бу вакытта аңа 18 яшь тә тулмаган була әле. Яманаты чыккан Суслонгер һәм Сурки лагерьларында җәфа чигә ул. Биредә яшьләрне сугыш һөнәренә өйрәтүдән бигрәк ачлык белән интектерәләр. Шуңа да тизрәк фронтка китү турында хыялланалар.


Ярты елдан соң яшь солдатка радиотелеграфист белгечлеге бирәләр. 1943 елның февраль ахырында Н.Блинов фронтка китә. Хәрби юлы Сумск өлкәсендә артиллерия батареясында башлана. Элемтәченең төп бурычы даими рәвештә элемтәне булдыру инде. Берәр җирдә өзеклек килеп чыкса, тиз арада табып ялгарга кирәк. Кагыйдә буларак боларның барысы да дошман уты астында эшләнә. Соңрак Блинов Белоруссиядә хезмәт итә. Биредә аңа "За отвагу" медале тапшырыла. Безнең гаскәрләр белән ул Польша җиренә керә, Кенигсберг өчен сугышларда катнаша. Җиңүне ул Берлинда каршылый. Һәм, ниһаять, Эльбадагы данлыклы очрашу.


Сугыштан соң Николай Петрович ашлык хәзерләү, МТС оешмаларында эшли. Озак еллар "Сельхозтехника"да электрчы вазыйфаларын башкара. Ул һәрвакыт әлеге тарихи очрашуны дулкынланып искә ала.
Рәсемдә: Н.Блинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев