Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәян апа Яруллина Олы Әшнәк авылының суларын эчеп, тау итәкләрендә тәгәрәп үскән кыз

Җиде яшендә әти-әнисесез калып, ятимлекнең бар ачысын татый.

Чит ятлар арасында ялгызы калып, бар көчен учына җыеп, тормыш җилләренә каршы атлап бара. Үзе өчен генә түгел, сабый булып калган өч сеңлесе өчен көчле була ул.

Бәян апай ачы сугыш еллар баласы. Урман кисүче ир-егетләребезгә тәмле ашларын пешереп, аларның күңелләрен җылытып тора.

Яшьлегенең таң аткан мизгелендә Олы Солтан авылының уңган, чибәр егетен очрата.Нәбиулла абый белән бергә матур гомер корып җибәрәләр. 11 бала тәрбияләп, барысына да югары белем биргән. Тормыш без теләгәнчә генә бармый шул, ике баласы язмышның ачы тырнагына эләгеп, вафат булалар.

"Балаларымны бер вакытта мактамадым, кеше үзе мактый ул",-ди балалары белән горурланып Бәян апай. Нәбиулла абый белән иңне-иңгә куеп,авылның иң күренекле гаиләсе булып 70 ел бәхетле гомер кичерәләр. Шәфакъ нурлары артыннан сызылып аткан һәр таңга сөенепяшиләр алар. Адәм баласы бу дөньяга ялгызы килеп, ялгызы гына китә. Нәбиулла абыйның бакый дөньяга күчкәненә ике ел вакыт узган. Әмма Бәян апайялгыз түгел.Бүген 9 баласы, 18 оныгы, 15 оныкчыгы бар аның. Ял көннәре җитү белән, барысы бергәләп төп нигезгә җыелалар.

Лилия Каримуллина,

халыкны социальяклау бүлеге хезмәткәре

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

Фото: redrs@mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев