Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Балык бистәсе районында Таулар авылында мәданият йортында зур концерт тамашачыларны битараф калдырмады

Гармун моңы, җыр сәнгатенә битараф булмаганга күрше төбәкләрдәге тамашаларны калдырмаска тырышабыз.

Әле менә әниләр көне уңаеннан Таулар авылы мәданият йортында зур концерт булачагы хакында ишеткәч, җәмәгатем Дания белән шунда юл тоттык. Тамаша залында алма төшәрлектә урын юк иде. Безнең халык сәнгатьне ярата шул. Концерты да нинди генә бит! Күрше тирәдәге алты авылдан үзешчәннәр җыйналган. Авыл халкы аларның барысын да алкышлап каршы алдылар. Тамашачылар күңеленә урман хуҗалыгы авылыннан Лариса Кибякова, Валентина Петухова, Ямаштан Илмир Гайнетдинов, Каз Чаллыдан Сергей Новиков, Котлы Бөкәштән Ландыш Фәсхетдинованың моңлы җырлавы, Биектау авылыннан Равил Әхмәтвәлеев, Тавлардар Газинур Җәләдов, Тяб Чаллыдан Илдус Садыйковларның өздереп гармунда уйнавы берәүне дә битараф калдырмады. Концерт программасы өч сәгатькә якын сузылса да, тамашачылар күңеленә хуш килде. Урыннарыннан кубып чыгып китәргә берәү дә ашыкмады. Районыбыз сәнгать осталары шәһәр җырчыларыннан бердә калышмый. Залда утырган әби-апалар өчен менә дигән олы бүләк булды бу концерт.
Азат Афзалов,
Зур Мәшләк авылы.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев