Ел елга охшамый. Быелгы җәйге көннәрне салкын яңгырлы, дип уфтансак та, аның матурлыгы урман-кырларга, күкрәп үскән иген кырларына сибелгән. Соңга калып булса да аланлыкларда каен җиләкләре өлгерде.
Көн аязуын көткән авыл халкы кояш күренүгә җиләклеккә ашыга. Һәр авылда булмаса да каен җиләгенең үз урыны бар. Күгәрченлеләр авылны чыгып Ардат юлы белән урманлыкка менсәләр, Күки, Олы Солтаннарда аланлыклар, Яңа Арышлыларның болынлыгы, масловкалыларның үз бакчалары бар. Ә табигатьнең колачы киң, сый-нигъмәте бар халыкка җитәрлек.
-Җәй соңарып килде дисәк тә, бакча, урман җиләкләре кызарып пеште. Сусыл, кызыл, эре җиләкләр үзләре үк тәгәрәп чиләккә керергә әзерләр,-ди Яңа Арыштан Рәзилә Мөхәммәтрәхимова. -Без ел саен авылдан читтәрәк болынлыкка каен җиләгенә йөрибез. Җиләк тә күп, җыючылары да аз түгел. Шәһәрдән кунакка кайтучылар, каникулда ял итүче укучылар, студентларны да шушы болынлыкта очратасың. Иртәнге сәгать 6 да ирем Рамил белән җиләклеккә китәбез, эш вакыты җитәрәк 8 гә әйләнеп тә кайтабыз. Шул вакыт эчендә икебезгә 5 әр литрлы ике-өч чиләкне тутырып та куябыз. Гаҗәеп күп быел җиләк. Әле эштән соң янәдән берничә сәгатькә барып кайтырга өлгерәбез. Кышка җитәрлек, туган-тумачаларга күчтәнәчкә өләшерлек җиләк җыелды, Аллага шөкер,-ди ул сөенеп.
Әйе, иренмәсәң ел тәүлеге витаминлы ризык табында булыр. Гөмбәгә дә ел уңышлы килде, көн саен диярлек яуган яңгырлар җирне туендырып кына тора.
-Бу көннәрдә әтием белән җиләккә дә, гөмбәгә дә йөрдек. Кайчакларда карап кына кайтыйк дип урман буйларын әйләнәбез, чиләк, пакетларны тутырып үзебезнең якта үсә торган кара гөмбә (чернушка), каен гөмбәсе (подберезовик), баллы гөмбә (опята) алып кайтабыз. Чистартып юуулары, пешерүләре мәшәкатьле булса да, әзер гөмбәләрне бәрәңге янына куярга, пироглар пешерергә бик әйбәт, тәмле дә. Каен җиләген дә шактый әзерләдек, суыткычка да куйдык, кайнатма да ясадык,-ди Күгәрчен авылы кызы Румия Гыйззәтова.
Һәр эшкә тырышлык, сабырлык кирәк шул. Җиләкле җәйләрнең яме, тәме дә хезмәттә күренә.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев