“Игелекле эшләр эстафетасы” гомерле булса иде
Авыл һәм кеше

“Игелекле эшләр эстафетасы” гомерле булса иде

20 апрельдән 27 апрельгә кадәр Татарстанда "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе үткәрелде.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте катнашында оештырылган чараның төп максаты-социаль проблемаларны хәл иткәндә, иреклеләр идеясен алга куеп, гражданлык активлыгын арттыру. Бу татарстанлыларны республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов инициативаларын һәм программаларын яклау буенча конкрет эшләргә берләштерүдә яңа этәргеч тә булыр, әлбәттә.
Язгы "Игелекле эшләр эстафетасы"нда безнең районның социаль яклау бүлеге, мәдәният, мәгариф учреждениеләре коллективлары аеруча актив катнаштылар. Бу җәһәттән, әйдәгез, район социаль бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафинаны тыңлап алыйк:
-«Ирекле эшләр эстафетасы» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республикакүләм программаларны тормышка ашыру юнәлешендә тагын бер мөһим чара булып тора. Бу җәмәгатьчелекнең төрле социаль катлауларга булган олы ихтирамы, авыл җирлегендәге проблемаларны хәл итүдәге ышанычлы адымы буларак та кабул ителә. Без шушы максатларны күздә тотып, эстафетаны «Мәрхәмәтле башлангычлар көне» дигән чарадан башлап җибәрдек. Ә аннан һәр көнебез эшлекле вакыйгаларга бай булды. Ветераннар, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр-берсе дә игътибарыбыздан читтә калмады,-диде ул.
Бу язманы тулысынча газетадан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.

Нет комментариев