Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Безгә дә килеп җитте ремонт...

Камил Шәрифуллин җитәкчелегендәге "Радуга" җаваплылыгы чикләнгән оешманың төзелеш бригадасы Татарстан Республикасында күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау буенча иң яхшылар исемлегенә керде.

Татарстан Республикасы Торак коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм архетиктура министры урынбасары Алексей Фролов пресс конференциядә хәбәр иткәнчә, 2015 елда Татарстанда күпфатирлы йортларны ремонтлау өчен 4,7 миллиард сум акча финанслана. Программада барлыгы 42 муниципалитет катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,9 миллион квадрат метр булган 999 йорт. 240 меңнән артык гражданин торак шартларын яхшыртачаклар.
Ә безнең районда ничә күпфатирлы йорт бар? Күпме финанс тотылган? Нинди бригадалар эшләгән? Бу сораулар белән Балык бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Данис Низамовка мөрәҗәгать иттем:
-Татарстан Республикасында капиталь ремонт программасы өч ел эшли. Шул вакыт эчендә 62 йортның 61ен ремонтладык. Шуларның унбере Масловкада, берсе Олы Кульгада. Ремонт бушка, дәүләттән бирелгән средстволарга ясала. Күптән түгел тагын ике йортта (Октябрь урамы 1 йорт, 37 йорт) ремонт төгәлләнде. Безнең районда капиталь ремонтка 160 миллион сум акча тотылды. Быелдан күпфатирлы йортларны кабаттан ремонтлауга керешәбез. Чөнки бөтен йортларның да фасадлары ясалмады. Камил Шәрифуллин җитәкчелегендәге "Радуга" җаваплылыгы чикләнгән оешманың төзелеш бригадасы йортларны ремонтлауда уңышлы эшләде.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Алия Хәбибуллина.
Фото: admmegion.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ремонт дәүләттән бирелгән средстволарга ясала