Балык Бистәсе Күгәрчен авылыннан Рияз һәм Наилә Хиҗаповларны ихлас сөю алтын туй тәхетенә менгергән
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе Күгәрчен авылыннан Рияз һәм Наилә Хиҗаповларны ихлас сөю алтын туй тәхетенә менгергән

Мәхәббәткә тугрылыкны саклый белгән, хөрмәт-ихтирамны еллар дәвамында ныгыткан бу икәүнең күңелендәген язма итеп тудыра алырмынмы, белмим. Әмма шунысы хак, ихлас сөю аларны бүгенгәчә бербөтен итеп яшәткән дә алтын туй тәхетенә менгергән.

Өлфәт мәхәббәт, бәрәкәтле гомер... Тормыш кичкәндә тагын да тирәнрәк ачыла икән аның мәгънәсе. Ярату сүзен әледән-әле кабатлап торсаң төсе уңа, кадере китә диюләре дә дөрестер. Ул төче сүзләргә мохтаҗ түгел. Мәхәббәтле гомернең ни икәнен алтын туйга җиткән Рияз абый белән Наилә апа кебекләр ныграк аңлыйдыр. Югыйсә, дөньякүләм ачыш та ясамаган, танылу да алмаган, Күгәрчен авылында матур гына яшәп ятучы гади гаилә ул. Ә менә хөрмәт, анысы инде һәркем өлешенә тия торганнардан түгел, аның нигезенә тырышлык, игелеклелек салынган. Рияз абыйның комбайнчы буларак иген кырларында куйган хезмәте меңнәрчә тонналар белән исәпләнсә, җәмәгате Наилә апа белем биргән укучылар республика, илгә таралган. Икесенең хезмәт стажы 80 елдан артык! Колхоз эше, хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетергесез вак-төяк, аннан килеп гаилә, балалар... Яшәү асылы, әйтерсең лә, шулардан гына торган. Ә бәхет? Ул кайчан, ничек барлыкка килгән соң? Монысына җавап үзләре белән очрашкач табылды.
...Авыл башындагы иркен, якты йортның ишеге һәркем өчен ачык. Өлкән буын янына киңәш-ярдәм сорап килүчеләр дә, рәхмәт әйтер өчен ишек кагучылар да бар. Әйткәнемчә, аларда хезмәт, тормыш тәҗрибәсе җитәрлек. Рияз абый сугыш елы баласы. Нужа арбасына яшьтән җигелгән.
-Эшләми чарабыз булмады, бездә генә түгел, иле белән юк чорлар иде бит,-ди Рияз абый, сабыр гына. -Кечкенәдән кул астына кердек. 15 яшемнән ат җиктем, соңрак механизаторлыкка укып кайткач комбайнга утырдым. Эшсез торган булмады инде.
Комбайнын кышкы саклауга куйгач фермага эшкә төшә ул. Ел саен шулай. Уракта алдынгылыкны бирми, рәсеме озак еллар Почет тактасыннан төшми. "Колос" комбайнында кырлар иңләп, ул чакта районда рекордлы уңыш-9 мең центнер ашлык суктыра Рияз Хиҗапов.
-Көн узсынга түгел, булсынга йөрде. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә зур булды,-дип сүзгә кушыла Наилә апа. -Ниләр генә тапшырмадылар үзенә, кыйммәтле бүләкләрдән тыш, бозау, тай белән дә бүләклиләр иде әле. Барысын санап бетерерлек тә түгел. Пенсиягә чыкканда "Хезмәт ветераны" буларак зурладылар.
Үзен тыйнак гына тыңлап торган иренә яратулы карашын ташлый да янәдән әйтеп куя Наилә апа. "Йортта чын хуҗа була белде Рияз, Аллага шөкер. Тырышлыгы, хәләл хезмәте белән гаиләне акчалы да, икмәкле, аш-сулы да итте. Эчеп-тузып йөргәне булмады, тәмәке тарта белмәде".
Балаларына да әнә шундый аек акыл, ныклы тәрбия бирелгән. Кызлары Әнисә, Фәридә, уллары Нияз ата-ана йөзенә кызыллык китерә торганнардан түгелләр. Һәркайсының тормышта үз юлы табылган, туган йорт сукмагына тузан кундырмыйлар-атна ахыры җитүгә хәл-әхвәл белергә, булышырга кайтып җитәләр.
-Балаларны сау-сәламәт күрү, оныклар сөю-олыгайгач үзе бер бәхет икән ул,-ди Наилә апа. -Кайчакларда уйлап куябыз, бергә яшәлгән 50 ел узмаган да кебек, бары буй җиткергән оныкларны күргәч кенә гомер агышын сизәсең.
Әйе, еллар уза. Без дә, сезнең канат астында белем-тәрбия алган укучылар, инде ярты гасыр гомер кичтек. Наилә апа дисәм дә, әле һаман мәктәп елларындагы кебек Апа дип яратып дәшәсем килә. Балачак шуклык-шаяруларын кичерә белгән мәрхәмәтле йөрәк, якты күңелнең нуры әле дә югалмаган, йөзегездәге сабыр, сөйкемле елмаю да шул килеш.
Тормыш мәшәкатьләрен тигез күтәргән, яшәү рәвешләре белән күпләрне сокландырган әлеге мөхтәрәм затлар киләчәк буынга якты бер өлге. Алар кебек яшисе, алтын туйга җиткәндә дә күңел аклыгын саклыйсы иде!

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев