Авыл хужалыгында Балык Бистәсе районының үз тәҗрибәсе, үз уңышлары бар
Авыл хуҗалыгы

Авыл хужалыгында Балык Бистәсе районының үз тәҗрибәсе, үз уңышлары бар

Авыл хезмәтчәннәре календаренда иң киеренке чор- көзге кыр эшләре соңгы гектарларда бара. Алда терлекләрне уңышлы кышлату бурычы тора. Хуҗалыкларның 9 айлык эш йомгаклары белән таныштыруын сорап районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.

- Рафаэль Рәхимҗанович, узган 9 айда хуҗалыклар продукция сатудан күпме акча эшләделәр соң?
- Агымдагы елның 9 айлык йомгаклары буенча район хуҗалыклары игенчелек һәм терлекчелек продуциясе сатудан 702 миллион сум табыш алдылар. Бу узган елның шушы чорына карата 120 процентны тәшкил итә.
- Ә игенчелектә нинди уңышлар бар?
- Ел игенчелек өчен бик үк уңай килмәде. Үсемлекләрнең вегетация чорында- май ,июнь, июль айларында нормадагы 167 мм урынына бары тик 40 мм гына явым-төшем булды. Бу игеннәрнең уңышына тискәре йогынты ясады, әлбәттә. Шуңа карамастан технологик таләпләрне төгәл үтәгән, хезмәтне дөрес оештырган хуҗалыклар яхшы гына уңыш җыеп алуга ирештеләр. Бөртекле культуралар (орлыкка игелгән кукуруздан тыш) 40,9 мең гектар мәйданда игелделәр. Барлыгы 122,5 мең тонна ашлык җыеп алынды. Моңа игеннәрне ашламалар, биологик препаратлар, стимуляторлар белән тукландыру нәтиҗәсендә ирешелде. Аларны соңгы вакытларда безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр киң куллана башладылар. "Масловский", "Зюзино" хуҗалыклары гектардан 40 центнердан артык, "Логос", "Солтан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, Габдриев, Абдуллин, Мәннанов крестьян-фермер хуҗалыклары 30 центнердан артык уңыш алдылар. Быел күпчелек хуҗалыкларыбыз иртә бөртекле культуралар урып-җыюны август аенда төгәлләделәр, амбарларга коры ашлык салдылар. Бүгенге көндә орлыкка игелгән кукурузны, көнбагышны җыю соңгы гектарларда бара.
- Киләсе ел уңышына нигез салу ничек бара?
- 2017 ел уңышына районда 11300 гектар көзге культуралар чәчелде. Шуның 7100 гектары көзге арыш, 4200 гектары көзге бодай. Көзлекләрнең торышы яхшы. Хәзер аларны уңышлы кышлату өчен кар күгәрегенә каршы фундазол яки аның аналоглары белән эшкәртергә кирәк.
Билгеле булганча, туңга сөрү югары уңышның нигезе. Быел бу мөһим агрочараны кукуруз һәм көнбагыш мәйданнарын исәпкә алмыйча 50 мең гектар мәйданда башкару бурычы тора.
Чиста пар җирләре дә көздән эшкәртелергә тиеш. Бу республика җитәкчелеге тарафыннан куелган бурыч.
15 октябрьдә 2017 ел уңышы өчен орлык салу, эшкәртү буенча икеайлык төгәлләнде. Хәзер салынган барлык орлыклык материал тиешле кондициягә җиткерелгән, районның орлык инспекциясендә тикшерелгән булырга тиеш. Бүгенге көндә орлык алыштыру, яңарту, массакүләм репродукцияле орлыкларны югары репродукцияле һәм элиталы орлыкка алыштыру өчен яхшы шартлар бар. Шуны онытмыйк, массакүләм репродукцияле орлыклар 10 проценттан артык булган хуҗалыклар Россия бюджетыннан бирелә торган субсидияне 20 процентка кимрәк алачаклар.
- Техниканы кышкы саклауга куярга да вакыттыр инде.
- Әйе, нигездә, кыр эшләре төгәлләнеп килә. Эштән бушаган техниканы үз вакытында һәм сыйфатлы итеп кышкы саклауга куярга кирәк. Машина-трактор парклары территорияләрен тәртипкә китерү, катлаулы техникага дефектлау уздыру, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау пунктларын, мастерскойларны көзге кышкы ремонт сезонына әзерләү зарур. Техника ремонтлауны кышкы салкыннар башланганчы оештыруга игътибар бирергә кирәк. Якын көннәрдә район хуҗалыкларында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе катнашында техниканы кышкы саклауга куюны, машина-трактор паркын ремонтка әзерләүне үзара тикшерүләр уздырылачак.
-Терлекчелек өлкәсендә дә 9 айлык йомгакларга, алда торган бурычларга тукталыйк инде.
- 9 айда барлыгы 2244 тонна ит җитештерелде, бу узган елга карата 34 процентка артык. Ит җитештерүне "Агрокам"-183 процентка, крестьян-фермер хужалыкларыннан Закирова Н.Г. -108, Ананьев Л.С. - 111, Габитов Р. М. 115 процентка арттырдылар.
Барлыгы 11597 тонна, узган елга карата 106 процент сөт җитештерелде. Иң югары күрсәткечләргә "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» (узган елга карата 134 процент), ВЗП Балык Бистәсе (142 процент), «Масловский» (107 процент) ирештеләр.
1 октябрьгә район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр 12605 башны тәшкил итте. "Кулон-Агро" ҖЧҖ терлекләрне-218 башка, Габдриев крестьян-фермер хуҗалыгы-91, «Масловский» ААЖ 75 башка арттырдылар.
Отчет чорына 8461 баш дуңгыз исәпләнә. Бу узган елның шушы чорына караганда 1916 башка артык. Әлеге күрсәткечләр районда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык- «Агрокам» ҖЧҖ ныкы.
9 айда барлыгы 3340 бозау алынды. Бу узган елга караганда 68 башка артык. "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе» узган елга караганда бозауларны-43, "Кулон-Агро"-59, Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы 58 башка артыграк алдылар.
Терлекчелектә бүген продуктлылыкны киметмәс өчен азыкка барда, мальтоза, түп (жмых), шрот кебек өстәмәләр кушу, кардаларга салам ташып кую зарур. Таналарны бәйләп, савымчыларга беркетергә кирәк.
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

Нет комментариев