Авыл хуҗалыгы
“Закиров” крестьян фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючы Рәистән үрнәк алып
"Закиров" крестьян фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючы, механизатор хезмәтенә үзенең 30 ел гомерен багышлаган, тәҗрибәле игенче Рәис Мингалиевкә соңгы елларда язгы кыр эшләре кампаниясендә чәчүне ышанып тапшыралар. Ул яңа чәчү комплексы белән икенче ел эшли һәм әйтергә кирәк, аның нечкәлекләренә яхшы төшенгән.
Матур, аяз көннәрнең кадерен белеп һәр көнне 30-35 әр гектарда бөртекләрне җир куенына иңдерә ул. Хезмәттәше, шушындый ук яңа чәчү комплексы белән арпа чәчүче тракторчы Илһам Хөснетдинов белән алар дустанә ярышып эшлиләр. Агрегатларның өзлексез эшләвен ЗИЛ автомашинасына урнаштырылган чәчүлек орлык төягеч белән Раил Мөхәммәдиев тәэмин итә. Быел хуҗалыкта 800 гектардан артык бөртеклеләр чәчелгән, игенчеләр инде техник культураларны чәчүне төгәлләп киләләр. Ә Рәис кебек остазлары һәр очракта алар өчен ышанычлы киңәшче, тәҗрибәле ярдәмче булып тора. Аның янәшәсенә бер йодрыкка тупланган кебек берләшкәннәр алар.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев