Олы Елга авылы егете Рөстәм Галиевның автомашина руле артына утыруына шушы көннәрдә 30 ел тула.
Һәрбер авыл малае кебек ул да кече яштән үк техника тирәсендә бөтерелеп үсә. Күп иптәшләре тракторчылар янәшәсендә бөтерелсәләр, ул күбрәк шоферлар янында булырга тырыша. Җәйге каникул вакытында да буш вакытын комбайн бункерыннан ашлык ташучылар белән үткәрергә ярата. "Юмарт абый"лары хакына руль артына утырган вакытлары булгалый аның. Әнә шул чорларда ук ул үзенең шофер һөнәренә гашыйклыгын аныклый. Урта мәктәпне тәмамлагач хәрби комиссариат юлламасы белән Яшел Үзән районына автомобилчеләр мәктәбенә җибәрүләрен дә егет язмыш бәхете итеп кабул итә. Хәрби хезмәт исә - Ерак Әфган җире аның өчен зур сынау чоры була. Ягулык-майлау материаллары белән вакытында тәэмин итү - аның төп бурычы санала. Тәвәкәллеге һәм курку белмәс батырлыгы өчен командирларыннан бик күп рәхмәт сүзләре ишетә. Туган авылына кайтып хезмәт юлын башлаганына да өч дистә ел вакыт үтеп киткән. Шул еллар эчендә аңа кайларда гына булырга туры килми. Рейска аңа республикабызның төрле шәһәрләренә, аннан читкә дә бик еш чыгып китәргә туры килә. Рөстәм өенә кайсы вакытта гына кайтмасын, иң элек автомашинасын киләсе рейска хәстәрләү гадәтеннән күрә. Тикмәгә генә коллективта аның турында "ул һәрвакыт алгы сызыкта" димиләр .
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Нет комментариев