Россиядә эшкәртелгән барлык сөтнең 4,7 проценты Татарстанга туры килә
Авыл хуҗалыгы

Россиядә эшкәртелгән барлык сөтнең 4,7 проценты Татарстанга туры килә

"Сөт базарын өйрәнү" фәнни үзәк 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Сөтне сәнәгый куллану рейтингы"н әзерләгән.

Илдә эшкәртелгән сөтнең гомум күләмендә Татарстан өлеше 4,7 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итә The DairyNews.

2015 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә 16 748 418,2 тонна сөт җитештерелгән, 16 929 933,2 тонна эшкәртелгән. Татарстанда 1 172 400 тонна сөт савылган, 795 000 тонна эшкәртелгән.

377 400 тонна күрсәткече белән Татарстан "Сөтне эшкәртү куәтләренә дефицит кичереп, аны башка төбәкләргә чыгаручы дефицит төбәк" буларак беренчелектә тора.

Чыганак:tatar-inform.tatar


Нет комментариев