Районыбызда Авыл хуҗалыгы министры урынбасары  булды
Авыл хуҗалыгы

Районыбызда Авыл хуҗалыгы министры урынбасары булды

Бүген, 5 гыйнварда районыбызга республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов эшлекле сәфәр белән килде.

Ул үзенең эшен Олы Елга авылындагы "Исмәгыйлев" крестьян - фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышудан башлады. Министрның терлекчелек буенча урынбасары шулай ук "Кулон-Агро", "Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе" хуҗалыкларында терлекләрне кышлату чорының барышы белән кызыксынды, үзенең киңәшләре белән уртаклашты, күрелгәннәрдән үзенең канәгәть калуын белдерде. Аны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов озатып йөрде.

Идрис Аметов.

фото: agro.tatarstan.ru


Нет комментариев