Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерның тырышлыгы эш нәтиҗәләреннән күренә

Районыбызның эре крестьян-фермерлык, шәхси хуҗалыкларында терлекләргә азык әзерләү югары темплар ала. Аерым алганда «Кулон-Агро», «Кама-Агро», «Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыклары, Габдриев крестьян-фермерлык хуҗалыгы печән әзерләүне оешкан төстә алып баралар. Бүгенге көнгә район буенча 9 мең тонна печән складларга урнаштырылды, 6500 тонна сенаж салынды.

Чәчүлек җирләре 1000 гектарга якын булган Анатыш авыл җирлегендә эшләп килүче Талаков крестьян-фермер хуҗалыгының эш алымнары да күпләргә үрнәк булырлык. Алты елдан  артык  эшчәнлек алып баручы әлеге фермерның билгеле бер дәрәҗәдә тәҗрибәсе бар инде. Биредә 60 гектарга якын күпьеллык үләнне чаптырып,  аның соңгы  теземнәре  рулоннарга төрелгән. Хәзерге вакытта  шул рулоннарны хуҗалык территориясенә кайтару өстендә эшлиләр хуҗалыкта. Биредә 7 кешегә эш урыны булдырылган. Барысы да шушы җирлектән. Николай Талаков, Михаил Алексеев, Андрей Назаров, Максим Талаков һәм хуҗалык башлыгы Владимир Талаков бернинди дә эштән чирканмыйча ел әйләнәсе башкарыла торган эшләрне бергәләп  үтиләр. Техниканы кыр эшләренә алдан әзерләп, ягулык-майлау материаллары да хәстәрләнгән биредә. Хәл ителәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Бүгенге көнгә төбәлгәнен  алдагы көнгә калдырмыйча эшләргә тырышулары хезмәт нәтиҗәләреннән күренеп тора.

Нияз Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса