5 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чит ил журналистлары алдында чыгыш ясады
Ансамбль артистлары берничә композицияне уен кораллары белән җырлап-биеп башкарды.
-
Җәмәгать туклануы тармагы күтәрелештә
“Дуслык” кулланучылар җәмгыяте өч җәмәгать туклануы ноктасын, кондитер, ярым фабрикантлар цехларын, хәзерләүләр конторасын берләштерә. Агымдагы елның 6 аенда гомуми товар әйләнеше 14 миллион 900 мең сумга җиткән.
-
Җитештерү-аларның горурлыгы
Кулланучылар җәмгыятендә җитештерүнең иң табышлы, перспектив тармак икәнен күптән аңлаганнар инде. Шуңа да җитештерү предприятиесен туктаусыз модернизацияләргә тырышалар. Үз продукциясен җитештерү- кооператорларыбызның горурлыгы
-
Кулланучылар җәмгыяте тотрыклы үсештә
Бу шимбәдә 100 елдан артык бай тарихы булган республикабызның кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең район кулланучылар җәмгыятенә 1934 елда нигез салына. Бүгенге көндә җәмгыять сәүдә, җәмәгать туклануын, хәзерләүләр, авыл хуҗалыгы тармакларын үз эченә алган бердәм система. Ул 22 торак пунктта 29 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Системада 128 кеше эшли.
-
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов Халыкара кооперация көне уңаеннан тәбрикләмәсе
Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов Халыкара кооперация көне уңаеннан, «Кама» кулланучылар тҗәмгыяте коллективын тәбрикләде.
-
Балык Бистәсендә балыкчылар көнен үткәрәкчәкләр
Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 7 июльдә Кама буе ял паркында соңгы елларда матур традициягә әйләнгән “Балыкчы көне” үтәчәк.
-
Фермерның тырышлыгы эш нәтиҗәләреннән күренә
Районыбызның эре крестьян-фермерлык, шәхси хуҗалыкларында терлекләргә азык әзерләү югары темплар ала. Аерым алганда «Кулон-Агро», «Кама-Агро», «Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыклары, Габдриев крестьян-фермерлык хуҗалыгы печән әзерләүне оешкан төстә алып баралар. Бүгенге көнгә район буенча 9 мең тонна печән складларга урнаштырылды, 6500 тонна сенаж салынды.
-
Рөстәм Миңнехановны «Астанага 20 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр
ТР Президентына медальне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды.
-
Татарстанда сирәк авырулы балалар өчен табибка электрон язылу ачылды
Белгечләр пациентларны билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә кабул итә.