Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең " Солтан" хуҗалыгында эшләүче Әдхәм Сибгатовка тиңнәр юк

Әдхәм Сибгатовның"Солтан" хуҗалыгында күрше Түбән Ырга авылыннан килеп эшләвенә 6 ел гына вакыт үтсә дә, ул инде күптәннән үзен уңай яктан танытырга өлгергән. Быел да "Джондир" тракторы белән 2 мең гектардан артык мәйданда җир тырмалаган, чәчүлек мәйдан әзерләгән ул.Хуҗалыкта көзге чүчүнең үз вакытында һәм кыска агротехник срокларда тәмамлануында да аның...

Әдхәм Сибгатовның"Солтан" хуҗалыгында күрше Түбән Ырга авылыннан килеп эшләвенә 6 ел гына вакыт үтсә дә, ул инде күптәннән үзен уңай яктан танытырга өлгергән. Быел да "Джондир" тракторы белән 2 мең гектардан артык мәйданда җир тырмалаган, чәчүлек мәйдан әзерләгән ул.Хуҗалыкта көзге чүчүнең үз вакытында һәм кыска агротехник срокларда тәмамлануында да аның өлеше зур.
Әтисе Әхтәм абзыйның да үз вакытында туган авылында гына түгел, "Корноухово" совхозында һәм район күләмендә язгы чәчү батыры буларак макталуы мәгьлүм. Әтисе хезмәтен сайлаган Әдхәм быел 30 ынчы елын икмәк язмышы өчен хезмәт куйган игенче.
"Үз хезмәтебез белән яшибез. Бүгенгедәй заманда эш кешесенә йөз белән борылуларына, һәр вакыт булышып, ярдәм күрсәтүләренә җитәкчеләребезгә рәхмәттән гайре сүзебез юк. Бирегә эшкә килгәнче авырлык белән бер сыер асраган булсак, бүген аларның баш санын арттырдык, үгезләребез дә бар. Монда эшләүчеләргә терлек азыгын өйгә илтеп аудару гадәте яши. Сатып алырга диеп эзләп йөрисе дә юк."-дип Әдхәм.
Тиз генә агрегатларын күздән кичереп алды да кырга кузгалды ул. Аның әле парга калдырылган җирләрне эшкәртәсе бар икән.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев