Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең алдынгы хуҗалыгы "Масловский"да эшләр гөрләп бара

"Масловский" хуҗалыгының техника утарына килеп кергәч үзеңне күргәзмәләр залындагыдай хис итәсең.

Сакчыллык зурдан
Биредә инде күп еллардан бирле авыл хуҗалыгы машиналарына кадер-хөрмәт күрсәтү матур гадәткә кергән. Кыр эшләре тәмамлану белән барлык комбайнчылар үзләренең техника-агрегатларын юып, чистартып аскуймаларга урнаштыралар. Кирәкле узелларын, чылбырларын, ременьнәрен салдырып складларга тапшыралар. Болай эшләгәндә техника яхшырак саклана, хуҗалыкка озаграк хезмәт итә. Язга чыккач кайбер узелларын меңәрләгән суммада акча тотып яңартасы, алыштырасы да юк. Хуҗалык җитәкчесе белән баш белгечләрнең куйган бу таләпләрен механизаторлар төгәл үтәргә тырышалар. Тагын шунысы бар, гадәттәгечә һәркем үзе эшләгән агрегатны үз кулы белән төзәтеп тәртипкә китерә, файдаланырлык хәлдә булмаган детальләре урынына яңаларын алыштыра.
Машина-трактор паркы янәшәсендәге техника утарында хуҗалыкта булган барлык туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларын тигез сафка тезеп куйганнар. Бу эштә дә тракторчыларның актив катнашуларын искәрттеләр безгә. Әнә, тугыз культиватор, сигез чәчкеч һәм башка күп төрле туфрак эшкәртү агрегатларын чистартып, буяп, майлап тигез сафка тезеп аскуймаларга дәүләт стандартына туры китереп урнаштырганнар. Комбайн, агрегатларның тәгәрмәчләрен агартып аны бераз бушатырга да онытмаганнар алар.
Эше барның ашы бар
Механизатор Рәшит Миннегәрәев үзе эшләгән комбайнны, аның агрегатларын кышкы саклауга куюны тәмамлаган инде. Хәзерге вакытта ДТ-75 тракторын төзекләндерү эшенә керешкән. Утыз елга якын шушы техникада да хезмәт куя икән. Кыш айларында аның белән авыл урамнарын, производство участокларын кардан арындыра һәм терлекчелек фермасын тирестән чистартуда катнаша. Аз гына буш вакыты булды исә, хезмәттәшләре белән чәчкеч-культиваторларны төзекләндерүдә катнаша. Иңендә 35 еллык хезмәт тәҗрибәсе булган механизатор үзенә йөкләнгәнне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгән. Кыр эшләрендә ул елның-елында призлы урыннарга ия булып килә. Әнә быелгы урып җыю эшләрендә «ДОН» комбайны белән 1748 тонна ашлык суктырып алган. Көзен туңга сөрелгән 400 гектарга якын мәйданны дискалаган. "Хезмәт кешесен зурлый беләләр бездә",- ди ул. Октябрь ае йомгаклары буенча Рәшит Миннегәрәев кулына 100 мең сум хезмәт хакы алган. "Мондый югары хезмәт хакы алгач күңелләр күтәрелеп китә, тагын да тырышыбрак эшлиселәр килә",- ди хуҗалык уңганы. Нәрсә-нәрсә ышанычны аклый ала ул. Үз кул астында булган комбайн, МТЗ, ДТ маркалы тракторларның һәм тагылма агрегатларның төзек, тәртиптә булуы да бүген шуның ачык мисалы.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев