Балык Бистәсе товарларына сорау зур
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе товарларына сорау зур

Соңгы елларда районыбыз хужалыклары азык-төлек базарында сорау зур булган культуралар игүгә өстенлек бирә башладылар.

Әйтик, хуҗалыклар быел карабодай мәйданын арттырдылар. Бүгенгесе көнне районда аны 200 гектарда үстерәләр. Ә менә моңарчы әле игелмәгән, беренче мәртәбә генә үстерелә торган горчицаны сорап инде чит төбәкләрдән мөрәҗәгать итә башлаганнар. Базар шартлары шулай инде, товарың сыйфатлы һәм аңа сорау зур булса, алучысы табыла.
Фотосы: torrent02.pishems.ru

Нет комментариев