Авыл хуҗалыгы
Балык Бистәсе Шәйхетдиновлар экипажы уракка тон бирә
Олы Елга авылының мактаулы игенчесе Әлфәт Шәйхетдинов быел 28 нче елын уракта катнаша.
Инде берничә ел улы Алмаз белән эшли ул. Шәйхетдиновлар экипажы быел беренчеләрдән булып көзге арыш суктыруга кереште. Быелгы эш барышыннан, игеннәрнең яхшы өлгерешеннән бик канәгать комбайнчылар. Алар эшләгән участокта уртача уңыш әлегә 25-30 центнердан ким чыкмый. Һәр көнне комбайн бункерыннан 55-60 әр тонна ашлык төяп озаталар. Якын көннәрдә алар бер мең тонна икмәк суктырып алуга ирешәчәкләр.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев