Балык Бистәсе районының эре хуҗалыкларына ашламалата дәүләт ярдәме бирә башладылар
Шушы көннәрдә районыбызның бер мең гектардан артык мәйданны биләгән эре хуҗалыкларына ашламалата дәүләт ярдәме бирә башладылар.
Аны һәр гектарга 100 сум исәбеннән бирәчәкләр. Беренче транжта барысы 200 тонна күләмендә ашлама кайтачак. Бу ярдәм быел һәр гектарга 200 сум исәбеннән фермерларга да булыр дигән хәбәрләр йөри. Язгы чәчүне башкарып чыгу өчен районга барысы 4 мең тонна ашлама таләп ителә икән.
Идрис Аметов.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев