Балык Бистәсе районы “Солтан” агрофирмасында техниканы кышкы саклауга кую һәм төзекләндерү эшләренең  үрнәк төстә оештырылган
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе районы “Солтан” агрофирмасында техниканы кышкы саклауга кую һәм төзекләндерү эшләренең үрнәк төстә оештырылган

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Зөфәр Әхтәмов хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую һәм төзекләндерү эшләренең "Солтан" агрофирмасында үрнәк төстә оештыруларын әйткәч, без шул тарафка юл тоттык.

Чыннан да биредә техника-агрегатларга кадер-хөрмәт, сакчыллык зурдан икән. Кыр эшләре тәмамлану белән барлык механизаторлар үз техникаларын, агрегатларны сафка бастыруга керешкәннәр. Хуҗалык җитәкчесе Тимур Сөләймановның сүзләренә караганда, бүгенгесе көнне инде биредә культиватор, чәчкечләрне төзекләндереп тигез сафларга тезеп куйганнар. Кыр эшләреннән бушаган комбайннарны һәм аларның агрегатларын да чистартып юып аскуймаларга урнаштырганнар. Болай эшләүнең әһәмиятен яхшы аңлыйлар биредә. Техниканың гомерен озайту файдалы чара, аннан бүген берәү дә читтә калмаска тырыша. Авыл җирендә җирле механизатор кадрлары аз калганлыктан, аларны бирегә күрше Ырга, Тулуш авылларыннан чакыралар. Баш белгечләр бу егетләрнең эшеннән канәгать булуларын белдерделәр.

Инде берничә ел дәвамында бирегә йөреп эшләүче Алмаз Фәттахов, әнә, кыска гына вакыт эчендә үз эшенең чын остасы булып танылган. Шулай булмаса аның бер үзенә җәй айларында берничә техниканы ышанып тапшырырлар идемени соң? Яз башыннан Алмаз МТЗ- 1221 тракторы белән чәчүлек җир әзерләүдә һәм культивациядә актив катнашкан. Чәчүдә ,көзге кыр эшләрендә дә ул лидерлар рәтендә макталган. К-700 тракторы белән 700 гектардан артык мщйданда туңга сөрү үткәргән. Бүген исә егет авыл хуҗалыгы агрегатларын ремонтлауда, тырмалар төзекләндерүгә алынган. Кыска гына вакыт эчендә биш тырма агрегатын яңартырга өлгергән. Ел ахырына кадәр аның алдында йөзгә якын тырманы әзерләү бурычы тора. Моның өчен монда бөтен шартлар булдырылган, кирәкле күләмдә яңа тырма тешләрен дә кайтарганнар. Чыннан да солтанлыларның эш тәҗрибәсен күрше-тирә хуҗалыкларга үрнәк итеп куярга мөмкин икән бит. Чираттагы визитыбызда без моңа тагын бер кат инандык.

Рәсемдә хуҗалык алдынгысы Алмаз Фәттахов.

Идрис Аметов.


Нет комментариев